Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әни артык булса

Минзәлә картлар йортында 4 өлкән яшьтәге кеше өчен акчаны балалары, хәтта туганнары түләп тора. Бу карт-карчыкларның берсе Минзәләнеке, берсе Хуҗәмәттән, калган икесе Чаллы белән Әлмәттән.

Директор Илсөя Илдусовна әйтүенчә, әлеге картлар ташланган кешеләр түгел, балалары, туганнары килеп хәлләрен белеп торалар. Нишлисең, әти-әнине үз яныңда тотмауның кеше гаеп итмәслек сәбәпләре дә булырга мөмкин. Тик ходай беркемгә дә мондый язмышны бирмәсен иде.
"Улымның гаиләсе белән яшим. Фатирым үземнеке булса да, мин алар янында артык. Үзләренә комачаулавымны сиздереп торалар. Барысына кулымны селтәп картлар йортына чыгып китәр идем. Анда урнашу шартлары ничек микән? Яше 70тән арткан бабай үзенең исем-фамилиясен күрсәтмичә генә бу хакта белешүемне үтенде. Аптырап та киттем, чөнки гомер буе улы турында кайгыртып, аңа ярдәм итеп яшәде ул, улының исеме теленнән төшмәде. Килен яисә кияү янында бөтен кеше дә яши алмый яисә киресенчә, килен, кияүнең картлар белән яшиселәре килми, тормышта мондый хәлләр адым саен, тик нигә соң гомер иткән фатирыннан яше 80не куучы карт чыгып китәргә тиеш?
Әлеге очрак уңаеннан картлар йорты директоры Илсөя Хәбибуллина белән дә, район социаль яклау бүлеге консультанты Рәйханә Сәгыйтова белән дә сөйләштем. "Әйе, - диде Рәйханә Әзһәровна, - бабай картлар йортына килеп яши ала, әмма монда кайбер шартлар үтәлергә тиеш".
Шартлар дигәне шул: әгәр картлар йортында яшәргә теләүченең хезмәткә яраклы балалары, үги балалары яисә оныклары бар икән, ул балалары, оныклары булмаган башка картлар кебек ярты пенсиясен әлеге учреждениегә биреп кенә яши алмый. Бүген баласы, балалары булган өлкән кешене картлар йортында яшәтү бәясе айга 15 мең сум тирәсе.Әйтик, бабайның пенсиясе 10 мең ди. Бу җитми, шуңа калган 5 меңне балалары яисә оныклары түләргә тиеш булып чыга. Ә редакциягә мөрәҗәгать иткән абыйның пенсиясе 11 мең чамасы, димәк, калганы малае өстендә. Икенче вариант та бар. Әгәр бала картлар йортында яшәргә теләгән әти-әнисе өчен акча түләргә теләмәсә, ата-ана баласын суд аша алиментка бирә.Шул алимент акчасы картлар йортында яшәү өчен җитмәгән сумманы капларлык суммада булырга тиеш. Безгә мөрәҗәгать иткән абый, аның улы мәсьәләне ничек хәл итәрләр, монысын вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев