Реклама
Җәмгыять
Тормышыңмы, әллә кредитмы?
Билгеле булганча, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документларны югалту яки урлату еш очрый торган күренеш. Мондый хәлгә тарыган кешегә яңа паспорт алу катлаулы эш түгел.
Әмма югалган документ-ыгызның мошенниклар кулына эләгеп, башыгызның бәлагә таруы мөмкин. Сезнең исемгә кредит алулары бар, чөнки "акыллы" мошенникка сезнең исемнән банкта эш итүе авыр түгел.
2007 нче елның җәйге кичендә К.ны билгесез затлар кыйный һәм аның шәхси әйберләрен, документларын, шул исәптән паспортын алалар. Бу хәлдән соң К. әлеге вакыйга турында тиз арада милициягә гариза яза, шулай ук яңа паспорт алу өчен паспорт-виза хезмәтенә мөрәҗәгать итә.
2011 нче елда "АК БАРС" Акционерлык коммерция банкы заемщикка һәм поручительгә (аларның берсе шул ук К. була) бурычларын түләтү турында дәгъва белдереп, Минзәлә район судына мөрәҗәгать итә. Бурыч 2007 елның декабрендә рәсмиләштерелгән кредит килешүендәге бурычлардан килеп чыккан.
К. поручительлек турындагы килешүнең гамәлдә булмавын танулары турында дәгъва белдерә, анда ул мондый килешүгә кул куймаганлыгын, ки-лешү төзелгәндә ул башка - урланган паспорт урынына 2007 елның 16 августында алынган яңа паспорт белән яшәвен белдерә. Суд утырышы барышында К. почерк экспертизасы ясалуын сорый.
Эксперт документта К. имзасының ясалма, ягъни башка зат тарафыннан куелуын раслый. Банк хезмәткәрләре - шаһитлар Б. һәм Г. күрсәтүенчә, тиешле документлар тапшырылгач, кредит хуплана һәм заемщик поручительләр белән кредит алырга килә, әмма 4 ел узганлыктан, алар арасында К.ның булу-булмавын алар хәтерләми.
Судта яңгыраган 2007 елгы җинаять эше материаллары буенча, К. чынлыкта үзен кыйнаган һәм документларын алган затларны җаваплылыкка тарту турында район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Суд үтенече буенча Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча бүлеге К.ның 2007 елның 16 августында яңа паспорт алуын раслады.
Судка тапшырылган дә-лилләр нигезендә район суды банк таләпләрен өлешчә үтәде, К.ның дәгъвасы тулаем канә-гатьләндерелде, ике арадагы килешү гамәлдән чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев