Реклама
Җәмгыять
Тәрбия бишеге
Утыз ел гомер азмы ул, күпме? Бер карасаң күп тә түгел кебек. Утыз еллык юбилеен билгеләп үткән Хуҗәмәт авылының "Каенкай" балалар бакчасында шушы вакыт эчендә ничә буын балалар тәрбияләнеп чыкканын искә алсаң, шактый тәҗрибә тупланганына инанасың.
Хуҗәмәттә балалар бакчасы 1982 елга хәтле дә була, бил-геле. Иске колхоз идарәсе бинасы өч группалы балалар бакчасына уңайлаштырып үзгәртелгән була. Шунда ук группа бүлмәләре, бүлмәләр-дә балалар өчен 25әр раскладушка урнаштырылган була. Җылыту утын, брикет, ташкүмер белән. Матур, бөтен уңайлыклары булган бинасы булу белән балалар бакчасы хезмәт ветераны, күпләргә үрнәк булган Роза Нуриәхмәт кызы Садыковага рәхмәтле. Ул 1956 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап авылга кайта, бер елдан артык балалар бакчасында эшләп ала, аннары почта бүлекчәсенә эшкә керә. Тик балалар бакчасында эшләү язмышына язылган булгандыр, күрәсең, счетовод булып кире бирегә эшкә керә, аннары тәрбияче, соңрак инде бакчаның мөдире була. 32 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Роза апа, бакчаның тарихын аннан да яхшырак белүче бар микән? Хатирәләре белән ул безнең белән дә бүлеште.
- Бер көнне "Азат хатын" журналында Теләнче Тамак МТСы балалар бакчасы төзегән, дигән мәкаләне укыдым һәм тәвәккәлләп РТСка (хәзер Хуҗәмәт РМЗсы) кереп киттем. "Менә бит, Анатолий Алексеевич, балалар бакчасы салганнар, без дә шулай эшли амыйбызмы?" дип РТС җитәкчесе А.Кострикинга мөрәҗәгать иттем. "Син башта смета, проект тап, соңыннан карарбыз", диде ул. Мин Минзәләнең 9нчы номерлы балалар бакчасының проектын һәм сметасын алып кайттым, алар безнең өчен кулай иде. "Ярар, башлыйк", диде Анатолий Алексеевич һәм прораб Галимҗан Газизов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасына эшне башларга кушты. Менә ул алтын куллы эшчеләр: Габдулла Карамов, Илдус Аминов, Гөлфирә һәм Хәниф Зариповлар, Римма Гурьева, Фәйрүзә Мәҗитова, Зәйтүнә Маликова, Сәрия Сәфәргалина, Баязит Зарипов, Вәсим Шәрипов, Хәниф Галимуллин, алыштыргысыз Кыям бабабыз (вафат булганнарның урыны җәннәттә булсын). Бакчаны ачарга 10-15 көн кала барлык ата-аналарны, төзүчеләрне, бакча хезмәткәрләрен җыеп өмә оештырдык: 70 ата-ана килде, һәркайсы "Роза апа, мин нәрсә эшлим", дип кенә торалар. Аларга эш бүлә-бүлә тавышсыз калдым ул көнне. Шулай итеп 1982 елның 22 февралендә бакчаны ачу тантанасы булды.
Бакча тәрбиячеләре, хезмәт-кәрләре, ата-аналар бергә дус-тату булып эшләдек. Коллектив көчле, белемле, эшчән, сәләтле иде. Менә алар: тәрбиячеләребез Рәйфә Шакирова, Илгизә Кострикина, Әлфия Якупова, Халидә Сафина, Нәһия Зарипова, Лилия Гумерова, Нәфисә Моратова, барысы да хезмәт ветераннары, хезмәткәрләребез Хәния Ханнанова, Фәһимә Саматова, Халисә Зиатдинова, Флүсә Шакирова, Кыям Ямалеев, Гөлназ Әхмәтҗанова, Нурия Газизова.
Ул елларда бакчабызда балалар шулкадәр күп иде, 75-80, хәтта 92 бала йәргән чаклар булды. Музыка җитәкчесе бер генә авыл бакчасында да юк иде. Лилия Гумерова музыка тәрбиячесе булып килде. Ул елларны татарча балалар җырлары аз иде, Лилия рус композиторларының җырларын татарчага тәрҗемә итеп балаларга өйрәтте. Бакчабызның медицина эшчесе дә бар иде. Нурания Сәхәбетдинова балаларның сәламәтлеген гел кайгыртып торды, бүген дә шушы эшен дәвам итә.
Район конференцияләрендә һәр елны безнең балалар бакчасы грамота белән бүләкләнә иде, күргәзмәләрдә гел беренчелекне ала идек. Бакчабыз Наратлы Кичү, Абдул, Сәмәкәй, Югары һәм Түбән Тәкермән авыллары бакчаларының методик үзәге булды.
Бакчабызда тәрбияләнгән балаларның күбесе бүгенге көндә районыбызда эшлиләр, зур кешеләр булдылар. Монда безнең тәрбиянең дә өлеше бардыр дип ышанам, - дип тәмамлады сүзен Роза апа.
Үзем дә шушы бакчага йөргән бала мин. Бик рәхәт чак булып истә калган бакча еллары. Өйрәнгән җырлар һәм шигырьләр һаман истә, пешергән ризыкларның тәме һаман авызда тора кисәргә, пумала тотып буярга да бакчада өйрәттеләр. Ул гынамы, сабын да ашап карадык, салкын кыш көннәрендә тимер капкаларны да ялап караган булды. Тәрбиячеләр беркайчан да тавышларын күтәрмәсләр, юата да, тыңлата да беләләр иде.
Роза ападан соң бакча белән озак еллар Гөлназ Әхәт кызы Вилданова җитәкчелек итә. Бүгенге көндә бакчаны Зилә Фәиз кызы Хафизова җитәкли. Бакчада 2 төркем эшли, бирегә 1 яшьтән 7 яшькә кадәр 35 бала йөри.
Күптән түгел "Каенкай" балалар бакчасы бүләкләр белән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында үзенең 30 яшен зурлап билгеләп үтте. Бакчага килеп керүгә тәрбиячеләр Лилия Шакирова һәм Гөлүсә Юсупова кунакларны икмәк һәм чәк-чәк тотып каршы алдылар. Бар җирдә чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора иде. Һәрбер килгән кунакны игътибарсыз калдырмыйча балалар бакчасы белән таныштырдылар, бакчаның эшчәнлеген чагылдырган презентация күрсәттеләр.
Бәйрәм котлаулар, бүләк тапшырулар, концерт номерлары белән матур итеп үрелеп барды. Бакчага йөрүче балалар, бакча хезмәткәрләре, Тәлгат һәм Лилия Гильмановлар, Алмаз Хафизов, Сәрия Гильманова матур җырларын башкардылар, Ләйсән Ханнанова шәрык биюе биеде.
Бәйрәмнең музыкаль бизә-лешен Алмаз Хафизов алып барды, оештыруда Айрат Әсәдуллин, Назыйм Сәхәбет-диновлар ярдәм күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев