Реклама
Җәмгыять
Тротуарлар гына юк
Минзәлә - гүзәл табигатьле, җайга салынган ритмда яшәүче зур булмаган шәһәр.
Биредә экологиягә зыян китерүче сәнәгать предприятеләре юк, җилләр чаты да кулай, яшеллек тә җитәрлек. Шәһәр яши һәм үсеш ала. Әмма шәһәребезнең кайбер урамнарында йөреп чыкканнан соң тротуарлар булмауның зур проблема икәнлегенә тагын бер кат инандык.
Мисалга Боз сарае янәшәсендәге Школьная урамын алыйк. Тротуарга бер яктан гына брусчатка җәелгән, ул да шәхси йорт янында өзелеп, күлләвеккә тоташа. Шунлыктан җәяүле барган җиреннән машина юлына чыгып, юлын юл читеннән дәвам итәргә мәҗбүр. "Көн саен балалар белән йөрибез, хәрәкәт итүче транспорт бик күп, ә тротуар юк. Кайчан ясарлар икән?" - ди шәһәрдәшебез Гөлнара Александрова.
Гурьянов урамында да шундый хәл. Җәяүле пычракка батып, күлләвекләрне әйләнеп узарга мәҗбүр. Мондый урамнар бик күп. Бу участоклар җәяүлегә, аеруча укудан кайтучы мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бик җайсыз һәм куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев