Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәрәз төбендәге яраннар

Елның кайсы фасылы гына булмасын, йомыш төшеп район хакимияте ишеген ачып кергәндә күз карашларыбыз ирексездән тәрәз төбен тутырып чәчәк атып утырган кып-кызыл яран гөлләренә төшә. Аларны әледән-әле яңартып, кадерләп-тәрбияләп торучы кешенең Наилә Гареева икәнлеген күпләр белмидер дә.

Наилә Закир кызы тумышы белән районыбызның Бикбау авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда, яшь-тәшләренең күбесе төсле, ул да авылда кала, терлекчелеккә килә. Ул елларда хуҗалыкның ("Гигант" колхозының) ныклы чагы, эшче кулларны, бигрәк тә яшьләрне, хуплап каршы алалар. Наилә товарлыклы-сөтчелек фермасында сыер­лар сава башлый. "Әтиебез Закир да, әниебез Нурыйка­мал да гади колхозчылар иде, алар безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр. Шуңа да эштән курыкмадык инде, группада 25шәр сыерны кул белән сава идек, машина белән сыер саву соңгы елларыма гына туры килде. Туган авылымда 15 ел хезмәт куйдым", дип элекке елларны искә төшерә ул. Яшь булуына карамастан, ул үзенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнле­ге белән хуҗалык җитәкчеле­генең, авылдашларының их­тирамын яулап ала, җәмәгать эшләрендә катнашуга да вакыт таба, берничә ел рәттән авыл Советы депутаты итеп сайла­на.

Кайгы адәм башыннан йөри, диләр. Язмыш Наиләне дә сыный. Шушы авылның Хәлил исемле егетенә кияүгә чыгып, тормышларын корып кына җибәргән гаиләгә кайгы килә: Хәлил фаҗигале төстә вафат була. Әле 20 яше дә тулмаган яшь ана кечкенә йөрәк парәсе - 4 айлык кызы Эльмираны кочып тол кала.

Бер-бер артлы көннәр үтә тора, хезмәт сукмагыннан ат­лый торгач, 15 ел узып китә. Шәһәргә дә ерак, өстәвенә юллары да яхшы түгел дип, алар Минзәләгә күченергә булалар. Кызы Эльмира урта мәктәпне тәмамлап киләчәк юлын сәнгатькә багышлау уе белән яна. Наилә үзе башта инкубатор-кошчылык стан-циясендә оператор булып эшкә урнаша, аннары икмәк кабул итү предприятиесендә лаборант, райпода техничка булып эшли. Кызы Эльмира Алабуга театр училищесын тәмамлап Минзәләгә кайта. Аның үз гаиләсе хәзер. Театр­да эшләүче артистка Эльми­раны спектакльләрдә уйна­выннан тыш район күләмендә үткәрелүче мәдәни чараларны алып баручы буларак та белә минзәләлеләр. "Киявем Да­нис та бик әйбәт, Тат.Мөшеге авылыннан ул, хәзер Чаллы­да "Камдорстрой"да эшли, ты­рыш, акыллы. 5 яшьлек оныгым Алия балалар бакчасына йөри, куанычым, юанычым алар", ди әле күптән түгел генә гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Наилә апа ба­лалары турында.

Аның төп эше гардеробши­ца һәм шушы район хаки­мияте белән шәһәр башкар­ма комитеты кабинетларын юып-җыештырып, чисталыкта, тәртиптә тоту. 2005 елдан ул биредә. Болардан тыш район авыл хуҗалыгы идарәсе ур­нашкан икенче катны да җыештырып ала. Бу яктан аның хезмәтенә тел-теш тиде­рерлек түгел, кайчан карасаң да эш белән мәшгуль, берәүгә дә комачаулык тудырмыйча, ашыкмый-кабаланмыйча, әмма бик җентекләп үз эшен башка­ра.

Көнозыны халык өзелеп торма­ган бинада нәкъ аның тырыш­лыгы бәрабәренә чисталык, пөхтәлек тантана итә. Шушы мәшәкатьле эшләре арасында ул гөлләр үстерергә дә вакыт таба. "Күңел юанычы бит ул гөлләр", ди ул алар турында. "Гөлләр яратмаган кеше бик сирәктер ул. Ләкин сезнең яран гөлләре гел чәчәктә утыра, берәр сере бармы әллә аларны үстерүнең?" диюемә каршы ул, елмаеп куйды да, болай диде: "Бер сере дә юк кебек, кулым җиңелдер инде, алай ашлама да сипкәнем юк. Минем яра­туымны сизәдер гөлләр дә. Үтәли җил йөрмәгән урын кирәк инде аларга, бик караңгы да булмасын, коры һава да килеш­ми, артык кызу да яфракларын көйдереп ала. Биредәге тәрәз бик уңайлы, төньякка карый, шуңа төшкә кадәр туры кояш нурлары да төшми". Чәчәкләр телендә кызыл төс кешенең эчке кичерешләрен, тойгыла­рын белдерә торган символ. Наилә апа да яраннарның кып-кызыл чәчәк ата торганнарын үстерүчән. Аның кешеләргә ачык йөзле булуын, пакь күңелле, матурлыкны аңлаучы, якынна­рын бик нык яратучы икәнлеген шушы гөлләренә карап та әйтеп бирергә була. Ә безгә, аның тирә-юнендәгеләргә, шушылай гөлләргә-чәчәкләргә гашыйк булып, бөтен күңелен биреп шушы матурлыкны ту­дыручыны, әйләнә-тирәбездә чисталык булдыручыны хөрмәт итәргә, хезмәтен олыларга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X