Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зарыгып көткән көн

1 сентябрь - Белем бәйрәме көнен һәрберебез шатланып һәм бераз дулкынланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Шәһәребезнең өченче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм укытучылар коллективын Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев котлады. Ул үзенең тәбрикләү сүзендә районда тормышка...

1 сентябрь - Белем бәйрәме көнен һәрберебез шатланып һәм бераз дулкынланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә.

Шәһәребезнең өченче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар һәм укытучылар коллективын Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев котлады. Ул үзенең тәбрикләү сүзендә районда тормышка ашырылучы республика программалары турында әйтеп үтте, алар арасында мәгариф учреждениеләренә капремонт ясау да, спорт мәйданчыклары төзү дә бар, диде ул. Мәктәпкә оргтехника алу өчен 10 мең сумлык сертификат тапшырды. Аннары шушы мәктәпнең чыгарылыш укучылары -спонсорларның ярдәме турында әйтеп узды. Алар арасында мәктәпкә булышлык күрсәтүче Егор Юдин, Фаил Сабиров, Николай Степанов исемнәрен телгә алды, Егор Юдинның чаңгы инвентарьлары алу өчен бу уку елында 100 мең сумлык акчлата ярдәм итүен билгеләп үтте.

Мәктәп директоры Тәлгать Әхмәтшин үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеге турында кайгыртып, биредә спорт мәйданчыкларының берсе - футбол кыры һәм тренажер мәйданчыгы төзелеше өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Мәктәп еллары кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтсен, дип укучылар һәм укытучылар коллективына теләкләрен җиткерде.

Дулкынландыргыч мизгел килеп җитте: тирә-юньгә таралган кыңгырау чыңы укучыларны яңа уку елының тәүге дәресенә дәште. Алар якты, иркен, уку һәм укыту өчен бөтен шартлар тудырылган классларга таралыштылар.

Безнең белешмә

Әлеге мәктәптә 500 укучы яңа уку елына аяк басты, алар ике сменада укыячак. Биредә узган елдагыча 75 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде, аларны Гөлҗәннәт Мирзаянова, Ольга Жарова, Сания Фәләхетдинова кебек тәҗрибә туплаган педагоглар укытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев