Минзәлә

Минзәлә районы

Рус Тат
Җәмгыять

Уңайлы мохит тудырыйк

Минзәлә шәһәрендә дә инвалидларның транспорт чаралары туктау өчен менә шундый юл билгеләре белән билгеләнгән урыннар хасил була башлады.

Сәүдә, хезмәт күрсәтү предприятиеләре, меди­цина, спорт һәм мәдәни- күңел ачу учреждениелә- ре яннарындагы автомо­биль тукталышларында инвалидларның автотран­спорт средстволары тук­тау өчен махсус урыннар каралган булуы, ул урын­нарны башка транспорт чаралары биләмәскә тиешлеге турында бәян ителгән "РФда инвалид­ларны социаль яклау турында"гы федеральзакон инде моннан җиде ел элек гамәлдә. Шушы законның 15 нче маддәсе нигезендә мондый урыннарның күләме анда тукталучы машиналар санының 10 процентын­нан да кимрәк булмаска, шул ук вакытта ул һәрбер автомобиль тукталышын­да бер урыннан да ким булмаска тиеш.

Реклама

Узган елның 17 июнендә "РФ КоАПнең 5.43 нче һәм 12.19 нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы федераль закон көченә керде. Аның нигезендә автомо­биль тукталышларында инвалидларның авто­транспорт чаралары өчен махсус урыннар бүлеп бирүен күздә тоткан за­кон таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме арттырылды. Урындагы затлар өчен штрафның күләме 3-5 мең сум (элек ул 300-500 сум иде), юри­дик затлар өчен 30-50 мең сум (элек 3-5 мең сум иде). Моннан тыш транс­порт чараларын инва­лидлар өчен билгеләнгән тукталышка яки урынга туктатканда яки куй­ганда, адмштрафның күләме 3-5 мең сум тәшкил итә, элек моның өчен кисәтү ясала яки 200 сум штраф түләтелә иде. Шуңа күрә автомо­биль йөртүчеләрне тагын бер кат искәртәбез, юл билгеләренә игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев