Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртага салып сөйләшенде

Районда эшләгән терроризмга каршы комиссиянең эшче төркеменең йомгаклау утырышын район башлыгы Рәсим Садыков алып барды. Аның эшендә республиканың Куркынычсызлык советы җитәкчесе Валерий Власов катнашты. Залда утыручы авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие, учреждение җитәкчеләре, район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләренә, дин әһелләренә эшче төркем фикерен аның җитәкчесе, ТР Куркынычсызлык советы секретареның баш киңәшчесе...

Районда эшләгән терроризмга каршы комиссиянең эшче төркеменең йомгаклау утырышын район башлыгы Рәсим Садыков алып барды. Аның эшендә республиканың Куркынычсызлык советы җитәкчесе Валерий Власов катнашты.

Залда утыручы авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие, учреждение җитәкчеләре, район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләренә, дин әһелләренә эшче төркем фикерен аның җитәкчесе, ТР Куркынычсызлык советы секретареның баш киңәшчесе Михаил Блинов җиткерде. Ул үз чыгышында райондагы Террорга каршы комиссия эшчәнлегенең йомшак якларын санап чыкты, әлеге комиссиянең җитәкчелеге алышынгач, тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләр төзәтелер, комиссия эше җайга салыныр, дип белдерде.

Валерий Власов исә залдагыларны бүгенге көннең кискен проблемасына әйләнә башлаган экстремизм, терроризмга каршы профилактика чаралары хакында ачыктан-ачык сөйләшергә чакырды. Бүгенге көндә әлеге афәткә каршы көрәшкәндә информацион-пропаганда чараларының җитмәвенә басым ясады. Бу проблема кабармасын өчен җирле үзидарә башлыкларын бик тәвәккәл һәм оператив эшләргә чакырды. Дин әһелләрен аңлату эшләрен активрак алып барырга өндәде.

Фикер алышуларда катнашкан райондашлар уку йортларында, мәктәпләрдә саклык чараларын көчәйтүдә финанслауны җайга салуны (тревога кнопкасы, видеокамера, шалтыратуның номерын ачыклаучы телефон аппараты) сорадылар, халык күп җыела торган сәүдә үзәкләрен ачканда аның хуҗаларына куркынычсызлык чараларын өйрәтү кирәклеге, террорчылар дип мөселманнарны гына гаепләү бик дөрес түгеллеге, читтән республикага, районга кайтучыларга биредә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеге хакында сөйләделәр. Терроризм бацилласының нәкъ менә читтән кертелүен һәркем таныды.

Йомгаклау сүзендә район башлыгы Рәсим Садыков эшче төркем әгъзаларына методик ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен җиткерде, җәмгыятьтәге киеренкелекне булдырмас өчен районда экстремизм чыганакларын пәйда булуга юк итәрлек көч тә, теләк тә барлыгын белдерде. Үз вакытында уяулыкны бераз йомшарту менә шундый фактларның килеп чыгуына китерде, тынычлыкта яшисебез килсә, бик сизгер булырга, шик тудыра торган бер генә фактны да игътибарсыз калдырмаска кирәк диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев