Реклама
Җәмгыять
Уңышлар – алга баручыларның юлдашы
Соңгы вакытта газета битләрендә Тулбай авылы кызы Алинә Гатина хәбәр, мәкаләләр белән катнаша башлады.
Алинә мәктәптә гел "5" ле билгеләренә генә укый, мәктәпнең җәмәгать тормышында да бик актив катнаша. Кулына каләм тотуының сәбәбе исә, туган мәктәбенең яңалыклары, шушы җирлекнең ихтирамга лаек хезмәт кешеләре турында район халкына да җиткерергә теләве икән. Мин мәктәпкә килгәндә малайларга спорт ярышлары бик күп, кызлар ярышлардан мәхрүм кала дип, кызлар арасында волейбол буенча ярышларга әзерләнеп яталар иде. Хәер, бу турыда Алинә матур гына хәбәр җибәрми калмас әле. Аны фоторәсемгә дә нәкъ менә ярышларга әзерлек вакытында төшереп алдым.
Теннис буенча ярышларда, фән олимпиадаларында Алинә районда призлы урыннар яулаган, берничә ел рәттән укучыларның фәнни конференцияләрендә катнашкан. Иң зур казанышы - мәктәптә оешып килә торган "Юлдаш" телевидениесенең "Медиа Покорение" яшьләр һәм яшүсмерләр массакүләм чараларының Бөтенроссия фестивалендә диплом белән бүләкләнүе. Алинә бу проектта алып баручы булды.
Сәләт табигатьтән дә килә. Уңышлар кешенең үз тырышлыгына бик нык бәйле. Иң мөһим шарт исә, бик тә сәләтле һәм тырыш балаларга тиешле шартлар тудыру, аларның үсеше өчен иҗади мохит тудыру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев