Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ветераннар өй туйлары үткәрәчәк

941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указ нигезендә 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, һәлак (вафат) булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның гаилә әгъзалары торак белән тәэмин ителергә тиеш. Әлеге категориягә кергән кешеләр бушлай торак белән...

941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы Указ нигезендә 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, һәлак (вафат) булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның гаилә әгъзалары торак белән тәэмин ителергә тиеш.

Әлеге категориягә кергән кешеләр бушлай торак белән федераль бюджеттан тәэмин ителергә тиеш. Безнең районда бу программа буенча Садак бистәсендә ике йорт салынып килә. Дружбы Народов тыкрыгында 5нче йорт адресы буенча сентябрьнең беренче яртысында төзелеш башланган иде. "Гарант Плюс" оешмасы бүгенге көнгә бу йортка су керткән, электр челтәре сузган, пластик тәрәзәләр һәм тимер ишекләр куйган, җылыту системасын җайга салганнар. Шулай ук канализация челтәре эшләнеп беткән. Хәзерге вакытта йортта эчке эшләр бара. Икенче йорт Родниковая урамы, 1а адресында урнашкан. Бу йортта, Дружбы Народов тыкрыгы, 5 йортындагы кебек үк, җылытылган идән ясыйлар. Бәдрәф бүлмәсендә плитка салырга җыеналар. Эчке электромонтаж ясалып беткән, су кертелгән. "Срок буенча йортларны 1 ноябрьга тапшырырга тиешбез", - диде инженер Владимир Петров. Бер йортка 993600 сум акча бүленгән. Димәк, тиздән тагын ике ветеран - Мария Синичкина һәм Асма Шакирова - өй туйлары үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев