Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа биеклеккә күтәрә

"2009 - 2014 елларга Минзәлә районы китапханәләре үсеше" дигән максатчан программа район китапханәләре үсешен яңа биеклеккә күтәрә.

Программаның төп максаты булып гражданнарның, җәмгыятьнең шушы юнәлештәге ихтыяҗларын сый­фатлы канәгатьләндерү өчен тиешле шартлар тудыру, китапханә фондларын баету, мәгълүмати-коммуникаци­он технологияләрне тиз арада китапханәләрдә булды­ру, китапханәләрнең материаль-техник базасын яңарту, өзлексез белем алу системасын камилләштерү тора. Китапханәләрне компьютерлаштыру үзмаксат түгел, ә бәлки хәзерге көн китапханәсен тудыруда төп чара.

Китапханәләрнең, анда эшләүче китапханәчеләрнең җәмгыятьтәге дәрәҗәсе күтәрелгәндә генә әлеге мәсьәлә уңай якка күтәреләчәк.

Форсаттан файдаланып, барлык китап укучыларны, барлык китапханә хезмәткәрләрен 27 майда билгеләп үтелә торган Гомумроссия китапханәләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев