Реклама
Җәмгыять
Якты нурлар сибәсез
Һәр авыл җирлегендә башкаларга үрнәк итеп куярлык, хөрмәткә лаек гаиләләр була. Безнең Яңа Мәлкән авыл җирлегендә Яңа Мәлкән төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры, ТРның атказанган укытучысы Назиф Лотфулла улы белән математика укытучысы Нәзилә Рәүфәт кызы Сәетовлар - шундыйлардан. Җаваплы һәм абруйлы эшләре белән дә, үз-үзләрен тотышлары, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә торулары,...
21 февральдә 60 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче, шушы җирлектәге Кичнарат авылында туган Назиф Лотфулла улының бөтен хезмәт һәм тормыш юлы туган яклары белән бәйле. Тормыш юлындагы фәкать берничә елы гына: 1967 елда Мәлкән сигезьеллык мәктәбеннән соң Минзәлә педагогия училищесында укыган, аны тәмамлагач Сәмәкәй сигезьеллык мәктәбендә укыткан һәм Армия сафларында хезмәт иткән еллары гына читтә үткән.
Аннан соңгы хезмәт юлы Мәлкән урта мәктәбе белән бәйле. 1974 елны математика укытучысы булып башлый ул биредәге хезмәт сукмагын. Шул ук елны читтән торып Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Бу елларда мәктәптә тарих укытучысына ихтыяҗ зуррак була, ул тарих фәннәре укытырга алына. 1979 елда югары белемле укытучыны тагын да җаваплы эшкә - директор урынбасары итеп билгелиләр. Мәктәп вакыйгалар агышыннан читтә каламы соң! Әйтик, нәкъ шушы 80 нче елларда чыгарылыш сыйныф укучыларын авылда калдырырга үгетләү башланды. Һәм ул чынга ашты да: яшьләр авылда калды, егетләр генә түгел, хәтта кызлар да трактор руле артына ук утырды. Әле хәтердә, 81 нче елгы чыгарылыш сыйныфы буларак, безнең сыйныфташлар арасыннан да һөнәри училищеларга керүчеләр булды. Ләкин бу башлангычның бөтен детальләре, шул исәптән аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе уйланып бетмәгән иде шул. Авыллардагы тормыш- көнкүреш дәрәҗәсенең шәһәрдәгедән күпкә кайтыш булуы да шәһәргә ымсындырды яшьләрне, авылда калганнарының да күбесе тора-бара шәһәргә таралышып бетте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев