Реклама
Җәмгыять
Яшертен эшләмиләр
Газетабызның 14 март санында Мәдинә Сәхәбиеваның "Бармы тәвәккәлләр?" дигән язмасы чыккач , анда телгә алынган "Татрегионсервис"ҖЧҖ җитәкчелегенең шунда ук реакция ясавын билгеләп үтәргә кирәк.
Әллә инде аларга "бу оешма вәкилләре бик яшертен эшлиләр" дигән сүзләр барып төртелде- ме, безгә оешма директоры Р.Мөхтәрова кул куйган хат килеп иреште. Шушы хатны укып чыкканнан соң ике контурлы газ казаннарын ремонтлауга кагылышлы мәсьәләгә азмы-күпме ачыклык керде төсле.
"Татрегионсервис" ҖЧҖ райондагы күпкатлы йортлардагы фәкать "CELTIC-DS" ике контурлы газ казаннарына гына хезмәт күрсәтә. Алар карамагында бүгенге көндә шәһәребездә һәм авылларда шундый 3500 газ казаны бар. Әлеге оешманың безнең районда өч вәкиле эшли. Болар: Александр һәм Иван Семеновлар, Роман Ермолаев. Кышкы көннәрдә аларның һәрберсенә 10ар заявка буенча хезмәт күрсәтергә туры килә.
"Татрегионсервис" ҖЧҖ белән килешүегез бар икән, газ казаннарына бәйле ниндидер проб- лема килеп туганда әлеге оешмага 071, 8- 9179000900 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. Барлык мөрәҗәгатьләрне оешманың диспетчерлык службасы кабул итә. Гозерегезне җиткереп тә, ягъни заявка биреп тә аның буенча бернинди дә җавап булмаса, монда югарыда телгә алынган вәкилләрнең бер катышы да юк, чөнки алар заявка буенча эш башкаручылар гына. Ике арада төзелгән килешүгә күз салсак, анда планнан тыш ремонт, ягъни заявкалар буенча ремонт эшләре 24 сәгать эчендә башкарылырга тиеш, диелә.
Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килсәк, бу хакта Рәмзия Вагизовна язганнарга тукталып үтик.""Татрегионсервис" ҖЧҖ газ җиһазларына гарантияле техник хезмәт күрсәтү төрләрен "2К Аудит Деловые Консультации" бәйсез консалтинг группасы белән бердәмләшеп эшләде. Техник хезмәт күрсәткән өчен һәр фатирдан елына 1179 сум алына, аның 919 сумы газ казанына техник хезмәт күрсәткән өчен, 260 сумы - җылылык контуры өчен. Техник хезмәт күрсәтү - ул, газ казаны һәм җылылык системасының эшчәнлеген яки төзек- леген тәэмин итү буенча башкарылучы эшләр комплексы. Планнан тыш, ягъни заявка буенча башкарылган эшләр дә шуңа керә", диелә хатта. Газ казаны сафтан чыгып нинди дә булса запчасть кирәк булса, аны газ казаны хуҗасына тегендә-монда барып эзләп йөрисе юк, аларын да шушы вәкилләр юнәтә. Билгеле, алынган кирәк-ярак өчен вәкил язып биргән квитанция буенча банкка барып түләргә кирәк. Шулай итеп запчастьлар түләүле, ә шуларны көйләп кую бушлайга башкарыла дигән сүз.
"Газ тараткыч системаларны техник экс- плуатацияләү" турындагы стандартлар нигезендә торак биналардагы газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү өч елга кимендә бер тапкыр үткәрелергә тиеш. Газ җайланмасының гарантия срогы чыкканнан соң, бу газ җайланмасына (ул икенчегә алыштырылганчыга кадәр) техник хезмәт күрсәтү торак биналардагысына ким дигәндә елга бер тапкыр, җәмәгатьчелек б и н а л а р ы н д а г ы с ы н а кимендә 6 айга бер тапкыр үткәрелергә тиешлеге дә әйтелә Р.Мөхтәрәва биргән җавапта.
Ләкин язмада күтәрелгән темага нокта куярга иртәрәк әле. Чөнки шәһәребездә башка маркалы газ казаннарыннан файдаланучылар да бар. Язма авторы М.Сәхәбиеваның да газ казаны "Селтик" түгел, ә Германиядә җитештерелгән "Юнкерс" маркалы. Ә кулында техник хезмәт күрсәтүгә бер оешма белән дә килешүе юк. Андыйларга нишләргә? Киләсе материалда әлеге сорауга җавап эзләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев