Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьлегебезне сагынып утырдык

Янәшәдәгеләрнең яхшы гамәлләре тиз генә онытылмый ул. Без яши торган Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов та безне өлкәннәр көне уңаеннан Минзәлә театрына "Бер яшьлектә, бер картлыкта"спектаклен карарга алып килгән иде, шушы көн һич кенә дә истән чыкмый.

Театрга бу көнне безнең кебек өлкәннәр агылды да агылды, бер-берсе белән кочаклашып күрештеләр, әңгәмә куерттылар. "Театр кием элгеченнән башлана",дип К.Станиславский бик дөрес әйткән. Чөнки театр бинасына килеп керүгә безне ачык йөз белән театр директоры Роберт Шәймәрданов үзе каршылады. Аннары фойеда артистларның фотолары, төрле стендлары белән таныштык, музей карадык.

Спектакль башланды. Пәрдә ачылуга сәхнә бизәлеше һәркемдә уңай хисләр уяткандыр дип уйлыйм. Театрның тәҗрибәле, һәр яктан үрнәк артистлары Рәзилә белән Рөстәм Муллиннарның үз образларын яратып, халыкка барып җитәрлек итеп башкарулары барыбызны да сокландырды. Озак еллар мәдәният өлкәсендә зур тырышлык куеп театрга эшкә күчкән, үзе уйнаган рольләре белән тамашачыларны җәлеп иткән Әхнәф Исрафиловка карата бары җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Ул инде күптән мактаулы исемгә лаек дип саныйбыз. Театр җитәкчелеге һәм коллективы без, гап-гади тамашачы фикеренә колак салсыннар иде. Артистка Эльмира Әхмәтханова да үзенең ягымлы йөзе, зифа гәүдәсе белән күңелләргә кереп калды. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап Минзәлә театрына эшкә килгән Ильяс Закиров үзенең җитезлеге, шаянлыгы белән бу юлы да залны җанландырып торды. Бер-берсен табышып кавышкан ике яшь йөрәк, спектакльдә төп рольләрне башкаручы Илсинә белән Ленар Минимуллиннар киләчәктә театрның йөзек кашлары булачакларына зур ышаныч тудырдылар. Икесе дә бик матур, икесе дә сөйкемле. Алар сәхнәгә чыгуга кояш чыккан кебек нур бөркелә. Ленарның моңлы тавышы тамашачыны әсир итте, тын алырга да куркып утырган кебек тоелды.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, безнең театрны яңа үрләргә күтәрер өчен эшкә килгән яшь, энергияле режиссер Дамир Самерханов киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләрне сәхнәгә чыгаруда көчен дә, белемен дә кызганмыйча рухланып иҗат итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев