Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы ташу сагайта

Язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм район халкын, хуҗалык һәм торак объектларын, гидротехник корылмаларны, юллар һәм күперләрне саклау максатында агымдагы елның 7 мартында район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тиешле чаралар планын эченә алган 157 нче санлы карар кабул ителде.

Шуның нигезендә барлык авыл җирлекләрендә язгы ташуга кар­шы көрәш комиссияләре төзелеп, язгы ташуга әзерлек чаралары расланды.

Элекке еллардагы күзәтүләр буенча районыбыз территориясендә су басу ихтималы булган зонага Җәмәк, Наратлыкичү, Исәнгол авыллары керә (алардагы 29 хуҗалыкның 21ендә 68 кеше яши). Әлеге зонага икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия булган объ­ектлар эләкми. Әлеге авылларда су басу ихтималы Минзәлә ел­гасында боз кузгала башлаганда күзәтелергә мөмкин. Быел язгы су басу параметрлары узган елгыдан азрак булыр дип көтелсә дә, ул барыбер сагаерга мәҗбүр итә.

Язгы ташу чорында М-7 федераль автоюлындагы Минзәлә шәһәре һәм Иске Александровка авылы янындагы күперләрне саклау, Җәмәк, Наратлыкичү, Исәнгол, Иске мунча, Тупач, Хо­лодный Ключ авыллары янында Минзәлә елгасында боз тыгылу нәтиҗәсендә су басу ихтималын булдырмый калу өчен елгалар­да шартлату эшләре башкаруга ТР Гадәттән тыш хәлләр минис­трлыгына заявка юлланды.

Ел саен, язгы ташу башлану белән, 4 гидропостта (Минзәлә ел­гасында - Җәмәк, Наратлыкичү, Исәнгол авыллары янында, шу­лай ук Тат.Мөшеге буасында) тәүлек әйләнә су биеклеген күзәтү оештырыла. Быел да ул шулай булачак. Райондагы 12 буаны күзәтү авыл җирлекләре көче белән оештырыла.

Язгы ташу чорында көтелмәгән хәлләрдә калсагыз, түбән­дәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин:

районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте ЕДДС - 01, кәрәзле телефоннан -112; полиция - 02; ашыгыч ярдәм - 03;

гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркыныч­сызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе - 3-17- 08; янгыннан саклау гарнизоны начальнигы - 3-46-26.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X