Реклама
Җәмгыять
Үз һөнәреңнең остасы бул!
Озакламый мәктәпләр балалар шавыннан тынып калыр. Унберенчеләрнең дә иң озакка сузылган чиреге, ниһаять, тәмамланыр. Кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак яшьләр әле юллар чатында: кайсын сайларга? Никадәр зур сынаулар аша узып, матур, бәхетле киләчәкне сайлауда ялгышмасын иде яшьләр.
Инженерлар күп, ләкин яхшы инженерлар аз, дигәнне еш ишетергә туры килә. Уку йортлары бу һөнәр ияләрен күпләп әзерли, ләкин аларның күбесе алган белгечлек буенча эшләр- гә әзер түгел. Соңгы елларда чыгарылыш студентларының һөнәри белемнәренең һәм күнекмәләренең җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы булмавы сизелә.
Кызганычка каршы, хәзерге көндә предриятиеләрнең бик азы гына үзләре өчен кирәкле белгечләр әзерләү максатында белем бирү процессында катнаша һәм югары уку йортларының санаулысы гына эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, предприятиеләр югары уку йортын тәмамлаучыларны стажлары булмаган килеш эшкә алмаска тырышалар. Әлеге проблеманы чишү һәм шул ук вакытта заманча ысуллар кулланып эшли алырдай белемле яшь кадрлар әзерләүне күздә тотып, Казан милли тикшеренү техник университетының Яр Чаллы филиалы 2008 нче елның 1 нче сентябреннән кластер ысулы белән укытуга күчә. Бу проект нигезендә студентлар 4 ел дәвамында машина төзүчеләр мәгариф кластерында түләүсез күп баскычлы (башлангыч, урта, югары) һөнәри белем алалар, "машина төзүче конструктор" бакалавр квалификациясенә ия булалар.
Күп баскычлы һөнәри белем бирүгә күчү һөнәр алуның дәрәҗәсен күтәрә, дип саный белгечләр. 2011 елның май аенда узган Бөтенроссия машина төзүчеләр съездында Россия хөкүмәтенең премьер-министры Владимир Путин "КамАЗ" җәмгыяте һәм КНИТУ-КАИның Яр Чаллы филиалының кластерлар принципы буенча укыту проектын югары бәяләде, аның инженер һөнәренең абруен күтәрүдә, бүгенге көндә сәләтле, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге әһәмиятен ассызыклап үтте.
Югары уку йортында белем алу белән беррәттән студентлар Яр Чаллы политехник колледжында башлангыч һөнәри белем алалар һәм, үз теләкләре белән сайлап, токарь яки фрезеровщик һөнәрләрен үзләштерәләр. Икенче курста алар "КамАЗ" җәмгыятенең эшчәнлеген камилләштерү буенча проектларда катнашу мөмкинлеге алалар һәм политехника колледжында алган квалификацияләре буенча турыдан-туры эшли башлыйлар. Бу студентларның вакытлы һәм даими хезмәт коллективларына социаль һәм һөнәри яктан җайлашу чоры була. Өченче курста студентлардан төрле проектларда катнашып эшләү зур мөстәкыйльлекне таләп итә. Дүртенче курста студент эш белән укуны бергә башкара, ул турыдан-туры җитештерү линияләрендә һәм инженерлык хезмәтендә техник белгеч вазифасын башкара. Иң көчле студентлар машина төзү өлкәсен фәнни-техник үстерүгә кагылышлы проектларда (НИОКР) катнашалар. Дүрт ел уку дәверендә яхшы өлгерүче студентлар дәүләт стипендиясе белән өстәмә "КамАЗ" стипендиясе дә алалар (аена 1200 һәм 2000 сум күләмендә). Шулай итеп, алар беренче курстан ук "КамАЗ" җәмгыятенең бер өлеше булып саналалар, университетны бетерүгә аларны стажлы тәҗрибәле белгеч буларак гарантияле хезмәт урыннары көтә.
Бүген заман икътисадның барлык тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүне таләп итә. Эш бирүчеләр дә, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучылары да, аларның ата-аналары да заманның башка, таләпләрнең бүтән икәнен яхшы аңлый. Һөнәри белем бирүнең заказчысы булырга, уку йортлары эш бирүче куйган таләпләрдән чыгып эшләргә тиеш. Хәзерге көндә бу - дәүләт сәясәтенең нигезе. Гомумән, эшегезнең чын остасы булсагыз, беркайчан да югалып калмассыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев