Мөһим мәгълүмат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Район газетасы кечкенә авылларда да тараталыачак
“ТАТМЕДИА” Минзәлә филиалы моңарчыда район газетасына аз язылган авылларда кибетләрдә сатуны оештырган иде. Төптәнрәк карый башлагач без кайбер кечкенә авылларның почталҗонсыз калганнарын күрдек. Бакчисарай шуларның берсе. Үткән атнадан әлеге авылда “Балан” кибетендә сатуда башка көнкүреш өчен кирәк булган товарлар белән беррәттән район газетасы да пәйда булды.
-
Шәһәрдә район газетасына яздыру һәм тарату редакция өстенә кала бара
Шәһәрдә 16 меңнән артык кеше яши. Ничә фатир, ничә шәхси йорт икәнен безгә төгәл мәгълүмат бирә алучы булмады. Эш анда түгел. Авыл почтальоннары, яшәүчеләр саны аз булуга карамастан, шәһәр почтальоннарына караганда район газетасын ике тапкыр күбрәк яздырдылар.
-
2019 елның беренче ярты еллыгында соңгы сан чыгачак
28 июньдә дөнья күрәчәк район газетасы саны кайбер гаиләләр өчен соңгысы булырга мөмкин. Чөнки почта хезмәткәрләре үз участокларында һәрбер йортка, фатирга керми хәзер. Кешеләр белән очрашмагач, 2019 елның икенче яртысына язылырга икәнлеген искәртергә оныталар. 200-300 йортлы, фатирлы участокларда 10 газетага яздыруны тагын ничек аңлатырга?! Газета белән аерылырга теләмәүчеләр почта бүлекләренә, “40 тартма” кибетенә үзегез килегез! Шуңа теләгебез бер генә: киләчәктә дә бергә калыйк!
-
Воровский бистәсендә эшләүче почта хезмәткәрләре башкаларга үрнәк
Үткән җомгада “ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы хезмәткәрләре район газетасын таратуда актив эшләүче почта бүлекләре коллективлары, аерым почтальоннар белән дуслык элемтәләрен ныгытып йөрде.