Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Алсу Мирсалихова шигырьләре

Читтән генә сине яратырмын. Читтән генә сине сөярмен. Читтән генә күзләреңә карап, Синсез яши алмыйм, диярмен. ... Читтән генә сине сөярмен. * * * Әллә йөрәгемне биклим икән, Бәлки, туктар сине уйлаудан. Беләм: онытырга кирәк сине күптән, Тик язмышлар шулай корылган. Беребез анда, беребез монда. Араларда күпме юллар бар. Шул...

Читтән генә сине яратырмын.

Читтән генә сине сөярмен.

Читтән генә күзләреңә карап,

Синсез яши алмыйм, диярмен.

... Читтән генә сине сөярмен.

* * *

Әллә йөрәгемне биклим икән,

Бәлки, туктар сине уйлаудан.

Беләм: онытырга кирәк сине күптән,

Тик язмышлар шулай корылган.

Беребез анда, беребез монда.

Араларда күпме юллар бар.

Шул юлларны бик тиз үтәр өчен

Матур хисләр, көчле сөю бар.

Ничә еллар инде сине сөям.

Оныта алмый, нишлим соң инде?

Тирә-юньнән эзлим синең йөзне.

Таба алмыйм, булмас та инде.

Киләчәкне бер дә әйтеп булмый.

Нәрсә булыр безнең арада?

Тик мин шуны тоеп әйтә алам:

Йөрәгемдә син булырсың минем һаман да.

* * *

Нигә сине очраттым,

Нигә сине яраттым.

Мин бит сине гомерлеккә,

Гомерлеккә яр иттем.

Аралардагы юллар,

Сәгатьләр һәм минутлар.

Алар бит бер-ни түгел.

Мин бары сине күрим.

* * *

Яратусыз булмый яшәп.

Ярату ул бик кирәк.

Яраткан кешегә генә

Тормыш килә бик ипләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев