Реклама
Сибелә чәчәк
Кулында – һәрчак гармуны
Альберт Зиннур улы Латыйповка багышлана Воровский совхозы - Уй-су җиргә урнашкан. Ямьле айлы кичләре, Күпме хисләр уяткан.... Зиннур абый үзеннән соң, Калдырган гармунчылар... Гармун моңына җитәме соң?! Гармунга җырлый - моңлылар! Альбертка да гармун "җене", Кагылган балачактан. Мәктәпне тәмамлаган да, Ул, Әлмәткә юл алган. Музыка училищесында - Яхшылардан саналган. Укып...
Альберт Зиннур улы
Латыйповка багышлана Воровский совхозы -
Уй-су җиргә урнашкан.
Ямьле айлы кичләре,
Күпме хисләр уяткан....
Зиннур абый үзеннән соң,
Калдырган гармунчылар...
Гармун моңына җитәме соң?!
Гармунга җырлый - моңлылар!
Альбертка да гармун "җене",
Кагылган балачактан.
Мәктәпне тәмамлаган да,
Ул, Әлмәткә юл алган.
Музыка училищесында -
Яхшылардан саналган.
Укып бетергәч туп-туры,
Янә - Минзәләгә юл алган.
Шуннан бирле, ничә еллар,
Сыздыра ул гармунын.
Бәйрәм...Кичә...Концерт димсең ...
Кулында - һәрчәк гармуны!
Дәртләнеп уйнаган чакта,-
Онытып бар дөньясын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев