Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Мәхәббәт бер генә: кайгыда да, шатлыкта да бергә

Райондашларыбыз хатлары белән таныштыруны дәвам итәбез


Наилә Вәлиева-Хәкимова, Татарстан Республикасы Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы

...Армиядән әйләнеп кайтуга, Фәнүзәсе булмагач, авыл да бушап калган сыман тоела Марсель абыйга. Яшьләр дә кимегән, кайсы кая таралышкан. Шулай да бер ел авылда мәктәптә укыта ул. Аннары Минзәләгә райсоюзга урнашып,инструктор булыр өчен курсларда укып кайта. Укып кайтуына инструкторлар әлегә кирәкми дип, кире боралар. Кайтып Пучы авылында сельпога эшкә урнаша ул. Бу эшкә үзенең дә күңеле тартмый, җаваплы да дип ул эшне ташлап кире Минзәләгә юнәлә. Аны Хуҗәмәт авылына физкультура укытучысы итеп җибәрәләр.

Хуҗәмәткә җибәрүләренә чиксез куана билгеле, Фәнүзәсенә дә якынлаша бит. Көннәрдән беркөнне ничек тә табармын әле дип Алабугага юнәлә егет. Ничектер хәтеренә Фәнүзәсенең «Урожайный» кинотеатры каршысында торабыз дигәне уелып калган була. Табу өмете белән китә Алабуга урамы буйлап. Ә шул чакны (туры килүен әйт!) тулай торакта яшәүче Фәнүзә апаның күзе тәрәзәгә төшә. Караса, исе акылы китә. Урамның теге ягыннан як ягына карана карана Марсель үтеп бара! Аның Марселе! Кыз ике баскычны бер итеп сикереп урамга йөгереп чыга.Юлны ничек аркылы чыкканын да хәтерләми, сөйгәненең кочагына атыла. Родина кинотеатрын «Урожайный» дип ялгыш аңлаган була Марсель абый. Шуннан соң инде, Хуҗәмәт белән Алабуга арасында күпер ачыла. Мәхәббәт күпере. Хуҗәмәт авылы кызы Әлфия белән дуслашып, аларга кайтып йөри башладым ди Фәнүзә апа.

Байтак шулай ике арада йөри торгач, егет-Марсель өйләнергә карар кыла Өйдәгеләр дә кайткан саен чарага куймыйлар. Өйлән инде улым, йөрмә инде, иптәшләрең башлы күзле булып бетте бит, дип үгетлиләр. Фәнүзә апаларда да шул ук хәл. Картаеп беттең бит инде, кияүгә чыгу турында уйларга вакыт дип, кияүгә чыгарга өндиләр икән 25яшьлек кызларын. Үгет нәсыйхәт колакларына керәме, әллә инде никах көннәре шул вакыт күкләрдә язылганмы, 1965 елның август аенда никах укыталар алар. Марсель абыйның Илдус абыйсы да сөйгәне Нуриясе белән никахлашкан була, сентябрь аенда һәр якның да әти — әниләре, туганнары җыелышып,җырлашып утырып матур гына итеп парлы туй ясыйлар.

Кара урман эчләрендә
Төлке йөри торган юл булыр,
Сөйгән яркайларың матур булса,
Баш бәхеткәйләрең шул булыр дип җыр суза Сәлахетдин абзый туйда,балаларның башлы күзле булуларына күңеле булып.

Шуннан инде шатлыклары да, сөенечләре-көенечләре дә уртак булган парлы тормыш башлана.

Фәнүзә апа дәүләт имтиханнарын тиз арада биреп бетереп, кулына диплом алганнан соң Хуҗәмәттә яши башлыйлар. Торыр җирләре дә булмаган парларны Биков Җәват абыйның әнисе үз өенә елыштыра. Икәүләшеп эшкә йөриләр, берсе мәктәпкә, берсе клубка. Май аенда кызлары Энҗе тугач, олы кешегә бала белән көйсезрәк булгангамы, әби аларга яшәү урыны эзләгез инде балалар дип киңәш бирә. Яшьләр мәктәпнең бер иске генә агач өен рәтләп, шунда күченәләр.Үз куышың булып, матур итеп яшәүләргә ни җитә! Тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр, ләкин алар барыбер ике арада гына калып хәл ителә.

Озак та үтми Марсель абыйны Аю авылына парторг итеп күчерәләр. Минем әти дә гомер буе җитәкче эшләрдә генә эшләде дип искә ала Марсель абый. Бик башлы, укымышлы булды ди. Партия беткәнче партиягә хезмәт иттем инде мин дә дип көлә.

«Партия чакыруы» буенча Аю авылына киткәндә инде ике кызлары була-Энҗе белән Эльмира.
Матайга атланып чыгып киткән ирен тәрбияләп озатып калса Фәнүзә апа, ире кайтуын ул кызлары белән зарыгып көтеп ала. Бу бит көн саен шулай. Күпме генә үзе белән бергә китәргә кыстаса да, Фәнүзә апаның һич кенә дә Хуҗәмәтне ташлап китәсе килми шул. Ә көннәрнең берендә көн саен юл йөреп арган Марсель абый Фәнүзә апа алдына мәсьәләне кем әйткәндәй кабыргасы белән куя.

— Әгәр миннән ике бала белән каласың килсә, бармыйсың инде алайса.

Бер кабатлый Марсель абый, ике кабатлый нәкъ шул сүзне:
— Мин уйнап сөйләшмим Фәнүзә! Ике бала белән миннән каласың килмәсә, дип әйтәм тагын бер, барасың!

Шулай итеп алар, бөтенләй бер чит авылда яши башлыйлар.

Ике елдан язмыш аларны кабаттан Хуҗәмәт авылына кайтара.Энә кайда, җеп шунда дигәндәй, Фәнүзә апа декабрист хатыннары кебек, тагын иренә иярә. Бер-береңне аңлап яшәгәндә генә тормышның тыныч кына алга барырына инаналар алар. Авылда үткән бер генә концерт та алардан башка узмый. Әлбәттә инде Фәнүзә апага балалар бәләкәй булгач авыргарак туры килә. Сәхнәгә чыгып җырлап эшен бетерүгә, халык кул чабып кала, ул өйгә, балалары янына йөгерә. Фәнүзә апа хәтта Казан шәһәренә барып «Хәерле кич» тапшыруында да җырлап кайта. Ул чакта аның йомшак тавышлы, моңлы җырын бөтен татар халкы тыңлап хозурлана!

Гомер әкеренләп уза, тора бара аларның өченче кызлары Светлана дөньяга килә. Ул чорда әле Марсель абый Тәкермән авылында да эшләп ала. Беркадәр вакыттан гаилә тагы да ишәергә өлгерә, уллары Айдар туа. Аннан бер булгач, бишкә тулсын инде дип, кече уллары Илдарны алып кайталар. Малайлары тугач Марсель абыйның башы күккә тия әлбәттә. Ничек тимәсен, ни әйтсәң дә нәсел дәвамчылары!

Кызлар үсеп буйга җитә. Һәрберсе үз парларын табып, үз куышларын булдыралар. Балаларның бәхетле булуларын тоеп яшәгән әти әнидән дә бәхетле кешеләр булыр микән доньяда. Балалар бәхете-алар бәхете! Уллары Айдар да үсеп, буйга җитеп Армиягә китә. Өч ел хезмәт итеп, чын моряк булып исән-имин әти-әнисе, туганнары янына әйләнеп кайта. Егет карап кына торырлык матур, ирләрчә гәүдәле! Менә армия нишләтә егетләрне... Чын ир ясый дип сокланып карый Марсель абый улына.

Кич җитүгә көзге каршында бөтерелеп, киенеп ясанып чыгып киткән уллары артыннан көн саен исән генә йөрегез балалар дип, сокланып озатып калалар әти белән әни.

Мәңге төзәлмәс яралары белән бәхетсезлек алып килгән кичтә дә нәкъ шулай була.
— Мин матурмы? — дип сорый Айдар,көзге каршында көндәгечә бөтерелеп. Энесе Илдарны ул, синең башың яшь әле дип, бик ияртеп йөртми торган була. Ә ул кичне, язмышмы, тәкъдирме, ул энесен үзеннән калдырмый…

Шул чыгып китүдән алар өйгә үз аяклары белән кайтып кермиләр инде... Ул төндә дүрт баланың гомере берюлы бик куркыныч юл һәлакәтендә өзелә...
Алма кебек улларының үле гәүдәләрен алып кайтып өй уртасына икесен бергә кертеп салгач, күпме еллар тормыш авырлыкларын бергә күтәреп гомер иткән ир белән хатын, канатлары каерылган кош хәлендә калалар... Әйтеп тә, сөйләп тә аңлата торган түгел, без аларны түгел, алар безне озатырга тиеш соңгы юлга диләр алар бер авыздан. Нишлисең, тәкъдирдән узып булмый шул.

— Тора тора, еллар үткән саен исәпләремне урыйм сүтәм, урыйм сүтәм, — ди Фәнүзә апа. Малайларыбыз үлгән чагында Светабыз авырлы иде. Бала кайтуына әзерләнү булды микән, кияү бишек эләргә дип, матчага кара каршы китереп ике олы кадак кагып куйган булган. Мин аңа бик игътибар да итмәгәнмен инде... Малайларымның үле гәүдәсен саклап утырырга җыелган туган тумача, дус ишләрнең шул түшәмдәге кадакка төртеп күрсәтә күрсәтә нидер сөйләп утырганнарын соңыннан гына уемнан үткәрәм...Дөресме, түгелме... Матчага бишек эләргә ярамый ди торган булганнар икән... Бишек матчага эленми, аны белмәгән кешеләр генә шулай эшли икән, ә матчаны теге донья белән бу доньяны тоташтыручы юл дип ышандырганнар борынгылар.Анысы бер күңелгә шик кертү генә инде. Кияүнең бишек эләргә дип матчага каккан кадагы безнең балаларга катышмас ла..... Юк сүздер, кеше ни сөйләмәс. Алай дисәң... Балалардан соң беркадәр вакыт үткәч, киявебез дә яшь кенә көе үлеп китте, балакаем. Аларның да ике малае әтисез ятим торып калды. Кайгы өстенә кайгы ушны алды. Без без инде ул, балалар кызганыч...
Илләргә иминлек бирсен, берәүләр дә шатлык чәчеп кайгы урмасын. Бүген әнә күпме балаларның, япь-яшь җаннарның гомерләре өзелә, гел кирәкмәгән кәһәр төшкән сугыш аркасында…

Үзебезнең кызларыбызга, кияүләребезгә чиксез рәхмәт! Авыр чакларыбызда ташламадылар, хәзер дә шулай... Оныкларыбызга карап юаныч табабыз, аларның куанычларына үзебез дә бала кебек куанабыз.

Инде озакламый, исән булсак, бабам белән бергә яши башлаганыбызга да алтмыш ел була. Күпме гомерләр үткән, ә менә яшьлектәге чишмә сукмаклары бүген дә күз алдында сузылып ята кебек,дип тәмамлый Фәнүзә апа сүзен.

Менә шулай, мәхәббәт бер генә дип тикмәгә генә җырламаган икән Фәнүзә апа, Марсель абый уйнаган гармун телләренә кушылып. Аларның мәхәббәтләре бер һәм гомерлек булган.

Әти-әниләре — Хәлим абзый белән Хәмдүри апа, Сәлахетдин абзый белән Зөһрә апаларның хәер фатихаларын алып, ата ана хакын хаклап яшәгәнгә күрә, тигез олыгаялардыр. Марсель абый белән Фәнүзә апага җан тынычлыгы, куанычлы гомерләрен бирсен бер аллам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев