Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Моңлы халык

Төшме соң бу, өгөр өндә булсам, Таныр идем гармун хуҗасын. Ник ул мине моңнарына урап, Газапларга салып уза соң? Шул ягымлы, аңлаешлы тавыш, Уян инде, диеп йөдәтте. Ә аннары кабатланмас моңнар Әсир итте минем йөрәкне. Мин генәме, таулар сәлам бирә, Кабатлыйлар көйне урманнар. Урамдагы шомырт агачлары Чәчәкләрен аңа сузганнар. Көйләребез...

Төшме соң бу, өгөр өндә булсам,
Таныр идем гармун хуҗасын.
Ник ул мине моңнарына урап,
Газапларга салып уза соң?
Шул ягымлы, аңлаешлы тавыш,
Уян инде, диеп йөдәтте.
Ә аннары кабатланмас моңнар
Әсир итте минем йөрәкне.
Мин генәме, таулар сәлам бирә,
Кабатлыйлар көйне урманнар.
Урамдагы шомырт агачлары
Чәчәкләрен аңа сузганнар.
Көйләребез аеруча матур,
Яңгырашлы, гаҗәп аһәңле.
Башка милләт
тыңлаучылары да
Бик югары бирә бәһане.
Татар халкы көйдән яралгандыр,
Шулай дисәм һич тә
ялгышмам.
Чөнки, кая барма, бөтен илдә
Җырчы татар белән танышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев