Назлы гөлләр телен беләм
Гашыйкларда үзгә сөйләм - Гөлчәчәкләр теле белән Сандугачларны сайраткан Назлы гөлләр телен беләм. Күз карашың утлы уктай Йөрәгемә үтеп керде. Җанымны бәхет кояшы Сөю тылсымына төрде. Чәчәк суздың сүзсез генә - Капты мәхәббәт ялкыны. Гөрләп яз килгәндәй булып, Җиңелде кышның салкыны. Җан җылыңны тойды җаным, Балкышлары балкыды күздә. Бик бәхетле...
Гашыйкларда үзгә сөйләм -
Гөлчәчәкләр теле белән
Сандугачларны сайраткан
Назлы гөлләр телен беләм.
Күз карашың утлы уктай
Йөрәгемә үтеп керде.
Җанымны бәхет кояшы
Сөю тылсымына төрде.
Чәчәк суздың сүзсез генә -
Капты мәхәббәт ялкыны.
Гөрләп яз килгәндәй булып,
Җиңелде кышның салкыны.
Җан җылыңны тойды җаным,
Балкышлары балкыды күздә.
Бик бәхетле итә ала
Сөеп әйткән җылы сүз дә.
Гашыйкларда үзгә сөйләм
Гөлчәчәкләр теле белән -
Сандугачларны сайраткан
Назлы гөлләр телен беләм.
Мәхәббәткә тап төшермәс,
Саф хисләрне зурлый белгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев