“Сөннәтче бабай” драмасы Минзәлә театры артистларын Кырымга алып бара
Җәйге ялларга китәр алдыннан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы сөенечле хәбәр алды: "Театр. Чехов. Ялта" дип исемләнгән театр сәнгатенең VII халыкара фестиваленә чакыру килде. Фестиваль 3-13 сентябрьдә Кырымда Ялта шәһәрендә узачак. Тәкъдим ителгән спектакльләрдән оештыру комиссиясе Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган "Сөннәтче бабай" әсәрен сайлап алды....
Җәйге ялларга китәр алдыннан Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы сөенечле хәбәр алды: "Театр. Чехов. Ялта" дип исемләнгән театр сәнгатенең VII халыкара фестиваленә чакыру килде.
Фестиваль 3-13 сентябрьдә Кырымда Ялта шәһәрендә узачак. Тәкъдим ителгән спектакльләрдән оештыру комиссиясе Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган "Сөннәтче бабай" әсәрен сайлап алды. Фестиваль программасында Иран, Мисыр, Португалия, Беларусь республикасыннан, Казахстаннан, Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Тула шәһәрләреннән театр коллективлары катнаша.
Театр Симферополь, Бакчасарай шәһәрләрендә кырым татарлары белән очрашулар, гастрольләр оештыруны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев