Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

Яңа 2024 ел илләребезгә тынычлык һәм татулык алып килсен

Хөрмәтле минзәләлеләр, районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котлыйм.

Узып баручы ел истәлекле, мөһим вакыйгаларга бай булды. Районда ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны тормышка ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юллар төзү, ремонтлау буенча эшләр тукталмады. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбызның уңдырышлы басуларыннан мул уңыш җыеп алынды. Районыбызга әле күптән түгел генә аяк баскан инвесторлар да терлекчелек тармагын үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү һәм икътисадны үстерү өчен үзләренең лаеклы өлешләрен кертә. Барлык казанышлар — безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.

Хезмәт кешесен дә, бүген ил иминлеге сагында торучыларны да туган җиргә мәхәббәт, тотрыклы һәм тыныч тормышка омтылу теләге берләштерә. Яңа елда әлеге теләкләр тормышка ашсын. Бары тик уртак хыяллар, максатлар, бердәмлек белән генә зур җиңүләр яуларга мөмкин.

Хөрмәтле райондашлар! Яңа 2024 ел илләребезгә тынычлык һәм татулык алып килсен! Барыбызга да Яңа ел бәхет, тынычлык һәм иминлек
бүләк итсен, уртак хезмәтебез илебезгә, республикага, районга дан һәм дәрәҗә китерсен. 2024 ел безнең иң кыю өметләребезне акласын, барлык яхшы башлангычлар уңышка илтсен, һәр йортка һәм һәр гаиләгә муллык, тотрыклылык һәм бәхет, күңел тынычлыгы, сәламәтлек бүләк итсен.

Айдар Салахов, Минзәлә муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев