Минзәлә һәм Тукай районнары имамнары һәм мөслимәләренең берләштерелгән корылтае узды
Тема дня

Минзәлә һәм Тукай районнары имамнары һәм мөслимәләренең берләштерелгән корылтае узды

Һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн - Бәраәт кичәсендә төне бу изге теләктә булган мөселманнар иртәнге намазны укыганнан соң, Минзәлә мәчетенә корылтайга җыелдылар. Корылтайны Тукай һәм Минзәлә мәчетенең имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас ачты. Бер ел эчендә мөхтәсибәттә, район мәчетләрендә алып барылган эшләр хакында район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза ханым...

Һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн - Бәраәт кичәсендә төне бу изге теләктә булган мөселманнар иртәнге намазны укыганнан соң, Минзәлә мәчетенә корылтайга җыелдылар.

Корылтайны Тукай һәм Минзәлә мәчетенең имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас ачты.

Бер ел эчендә мөхтәсибәттә, район мәчетләрендә алып барылган эшләр хакында район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза ханым сөйләде.

Ике күрше районның дин әһелләренең үзара фикер алыштылар, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, ике районның да тырышып эшләүче мөгаллимә-абыйстайларына, рухи сәламәтләндерү үзәге җитәкчеләренә, яхшы укучы шәкертләргә Коръән китаплары һәм "Шура" журналлары бүләк ителде.

Бу турыда тулырак "Минзәлә" район газетасында укый аласыз.


Нет комментариев