Татарстанда бер көн эчендә 95 мәет җирләнде (ФОТО)
2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә ята. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми. Республика прокуратурасы, юстиция министрлыгы, дини оешмаларга...
2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә ята. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми.
Республика прокуратурасы, юстиция министрлыгы, дини оешмаларга мөрәҗәгатьләрдән соң калдыкларны җир куенына иңдерергә рөхсәт алына.
28 октябрьдә әлеге калдыклар Иске Чүриле чиркәве территориясендә җирләнде. Баш сөякләренә карап аларның 95 кешенеке икәнен чамалап була, араларында ике бала башы да бар.
- Минем өчен алар кеше сөякләре генә түгел, ә кешеләр, - диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев. - Шуңа күрә алар кешечә җирләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев