Тиешле югарылыкта үткәрергә кирәк
16-18 март көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 1996-1998 елда туган яшүсмер егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар булып үтәчәк. Әлеге уңайдан техникумның китапханәсендә оештыру комитетының утырышы булып үтте. Анда район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациясенең башкарма директоры...
16-18 март көннәрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 1996-1998 елда туган яшүсмер егет һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар булып үтәчәк. Әлеге уңайдан техникумның китапханәсендә оештыру комитетының утырышы булып үтте. Анда район башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, халыкара категорияле хөкемдар Алмаз Заһретдинов, авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фаттахова, педагогия көллияте директоры Ринат Ибраһимов,район яшьләр эшләре спорт бүлеге җитәкчесе Светлана Киреева һәм башкалар катнаштылар. Анда әлеге ярышта катнашучыларны каршы алу, яшәү шартлары, туклану, оештыру мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук бу ярышны турыдан туры интернет аша да карап булачак. Район җитәкчесе Айдар Салахов Татарстан республикасы күләмендәге ярышларны үткәрү тәҗрибәсе бар һәм бу ярышны тиешле югарылыкта, матур итеп оештырырга кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Самое интересное в наших социальных сетях
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев