Ветераныбыз район басуларын карап йөрде
Тема дня

Ветераныбыз район басуларын карап йөрде

Заманында авыл хуҗалыгында озак еллар җитәкче вазыйфаларныда хезмәт куйган ветераныбыз, район коммунистлар партиясен, район ветераннар советын җитәкләүче Заһир Зыятдинов "Органик групп" идарәче компаниягә караган Минзәлә агрофирмасы Мәлкән, Якты юл хуҗалыкларының көзге культуралар чәчкән басуларын карап йөрде. Биредә ул механизаторлар, белгечләр белән аралашты, үз киңәшләрен бирде. Хуҗалыкларның көзге культуралар чәчүлекләрен караганнан...

Заманында авыл хуҗалыгында озак еллар җитәкче вазыйфаларныда хезмәт куйган ветераныбыз, район коммунистлар партиясен, район ветераннар советын җитәкләүче Заһир Зыятдинов "Органик групп" идарәче компаниягә караган Минзәлә агрофирмасы Мәлкән, Якты юл хуҗалыкларының көзге культуралар чәчкән басуларын карап йөрде. Биредә ул механизаторлар, белгечләр белән аралашты, үз киңәшләрен бирде. Хуҗалыкларның көзге культуралар чәчүлекләрен караганнан соң "аһ" итте. Ул үз гомерендә арыш һәм көзге бодай чәчүлекләренең торышы яхшы булуын азсызыклады, игенчеләргә рәхмәтен җиткерде.


Нет комментариев