Реклама
Яңалыклар йомгагы
Авыл хуҗалыгында ниләр бар
* "Чулман" агрофирмасы электр энергиясе өчен түләүләрне, салымнарны вакытында түли. Эшчеләргә дә гыйнвар ае өчен хезмәт хакы түли башладылар.
* Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен "Вамин-Минзәлә" агрофирмасына 33 млн сумлык, "Чулман" агрофирмасына 32 млн сумлык минераль ашлама кирәк.
* "Мензелинские зори" агрофирмасы язгы кыр эшләре өчен 600 тонна аммиак селитрасы алырга акча күчерде. Якын көннәрдә агрофирманың автомашиналары ашламаны ташый башлаячаклар.
* Район агрофирмаларына, хуҗалыкларына быелгы язгы кыр эшләрен башкару өчен 9 млн 584 мең сум күләмендә ГУП "Рацин" аркылы субсидия рәвешендә ашлама кайтыр дип көтелә. Агрофирма хуҗаларының әлеге оешмага бурычлары булмаса субсидияне бирә, бурычлыга ашлама юк дигән сүз.
* Соңгы 6 ел эчендә районыбызның авыл хуҗалыгына 4 млрд 737 млн сум инвестиция салынган, шуның 3 млрд 915 млн сумы терлекчелек биналарын ремонтлауга тотылган, 822 млн сумына яңа техника сатып алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев