Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Балалар арасында олимпиада

Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Сезгә Аллаһының саләме, рахмәте һәм бәракәте булсын. Менә сезнең өчен тагын кечкенә генә олимпиада оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде. Сораулар бик әз өйрәнелгән сәхабәләр тарихына багышлана, шуңа күрә авырырак булыр, Аллаһы ярдәмен бирер. Олимпиадада 16 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала....

Кадерле балалар! Әссаләмугаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Сезгә Аллаһының саләме, рахмәте һәм бәракәте булсын. Менә сезнең өчен тагын кечкенә генә олимпиада оештырмакчы булдык, Аллаһы ахырларын хәерле кылса иде. Сораулар бик әз өйрәнелгән сәхабәләр тарихына багышлана, шуңа күрә авырырак булыр, Аллаһы ярдәмен бирер.

Олимпиадада 16 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Олимпиадабызда барысы 50 сорауга җавап бируегез соралачак. Шушы сорауларның 95% ына дөрес җавап биргән кеше биргән кеше җиңүче дип табыла һәм төп призга лаеклы була. Сорауларга җавапларны хат белән түбәндәге адреска җибәрергә: 423700, Минзәлә шәһәре, Ленин урамы 61 нче йорт. Шулай ук электрон адреска җибәрергә мөмкин. (mukhtasib@mail.ru яки mukhtasib@itatar.ru). Хат белән бергә үзегезнең төгәл адресыгыз һәм телефоныгызны да җибәрүегезне сорыйбыз, чөнки хат килеп адресы булмаса, без сезне таба алмаска мөмкинбез һәм җиңүегез турында сезгә хәбәр итә алмавыбыз ихтимал.

Тәмамлану вакыты апрель аеның 30 нчы көне.

Сезгә уңышлар юлдаш булсын.

Олимпиада сораулары

1.Кемнәр алар дүрт олы хәлифләр?

2.Гали кайсы елда халифә булды?

3.Әбү Бәкернең исеме ничек?

4."Фәкыйрь вакытта саран булган кешедән баегач та өмет итмәгез"- дип кем әйтте?

5.Диннән чыгу вакыйгасы кайсы хәлифә вакытында була?

6.Корьәнне китап итеп беренче кем яздырды?

7.Ел исәбе кайсы хәлифәдә кертелә?

8. Әбү Бәкер ничә ел хәлифә була?

9."Үч алырга ихласлы адәм, олуг була алмас"- дип кем әйтте?

10.Зәет бине Сабит ничә тел белә иде?

11.Госман вафатында күпме малы була?

12.Почта йөртү кайсы хәлифәдә кертелә?

13.Госман ничәнче елда халифәлек итә башлады?

14.Ислам дәүләтен вилаятләргә бүлүче кем?

15.Гали кайсы айда никахланды?

16. "Үзен тота белеп, тугры юлда хәрәкәт итүче - иң акыллы кешедер"- дип кем әйтте?

17.Халид бине Вәлидкә әбү Бәкр ни диде?

18."Уйламыйча укыган корьәндә, гафиллек белән кылынган гыйбадәттә, аңламыйча укылган гыйлемдә бәрәкәт юктыр"- дип кем әйтте?

19.Гомәр ничә ел хәлиф була?

20."Яхшылар белән дус бул, яманнар белән яхшы бул"- дип кем әйтте?

21.Гомәр үлгәндә күпме малы исламга калды?

22.Тәрәвих кайсы хәлифә вакытында укыла башлады?

23.Дүртенче хәлифә кем?

24.Госманның әтисе кем?

25."Инсанның әдәпле булуы, бай булуыннан хәерлерәк"- дип кем әйтте?

26.Гомәр исламны ничәнче кеше булып кабул итә?

27.Госман улгәндә ничә яшьтә иде?

28."Файдалы нәрсәләрне сөйләудән бигрәк - эшләргә кирәк"- дип кем әйтте?

29.Корьәнне язып күбәйтүче кем?

30.Нил белән Кызыл диңгез каналы кайсы хәлиф вакытында төзелә?

31.Үлгәндә Галигә ничә яшь иде?

32."Үзең яхшы булсан, башкалар да сиңа яхшы булыр"- дип кем әйтте?

33.Өченче хәлиф кем?

34.Гомәр ничә яшьтә үлде?

35.Госманга "нурайн" кушаматы кайчан бирелде?

36.Гали купме хәлифлек итә?

37.Беренче тапкыр бизәкләп мәчет салучы хәлифә кем?

38.Галинең хатыны кем?

39.Госман Расулүлладан ничә яшькә кече?

40. Әбү Бәкер ничә яшьтә үлә?

41.Мөәзиннәргә эш хакын кем билгеләде?

42.Гали кайчан туды?

43.Госманның хатыны кем?

44." Аллаһы сакланганнарны саклыйдыр"- дип кем әйтте?

45. Гашрә мүбәшшәра кемнәр?

46."Мазлумнарга, мохтаҗларга ярдәм итү олуг гонаҺларга кәфарәт булыр"- дип кем әйтте?

47. Гомәр Расулүлладан ничә яшькә кече иде?

48.Иманга килгәндә әбү Бәкернең күпме акчасы бар иде?

49."Иң яман кеше, башкаларның бозылуына сәбәпче булган кеше"- дип кем әйтте?

50.Әбү Бәкергә үлгәндә ничә яшь була?

Белешмәләр өчен телефоннар: 8-906-333-73-02, 8-927-040-80-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев