Реклама
Яңалыклар йомгагы
Батырлар көрәштә туа
Районда бу арада татарча көрәш бәйгеләре уздыру модага кереп китте.
10 мартта Иркәнәш, 13 мартта Урыс урта мәктәбенең спорт залында 1994 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Аның беренчесе Иркәнәш авыл җирлеге призына булса, икенчесе "Чулман" агрофирмасы призына үткәрелде. Әлеге ике бәйгедә дә 12 командадан 80 нән артык яшь көрәшче катнашты. Көрәш ярышларының нәкъ менә Иркәнәштә, Урыста уздырылуы очраклы хәл түгел. Әлеге җирлекләрдән бөтен республикага танылган көрәшчеләр чыккан. Фрил Әхмәтов, Мәүләветдин Закиров, Марат Харисов һәм башкалар. Газета укучылар суы, табигате шундыйдыр, диярләр. Хикмәт анда гына түгел. Әлеге җирлекләрдә мәктәп бусагасын атлап керү белән малайларның биленә сөлге салалар. Араларыннан өметлеләрне күреп сайлап ала, сәләтләрен үстерә белә торган Фәнияр Гәрәев, Ринат Имаметдинов кебек остазлар бар ике җирлектә дә. Атказанган спорт осталары, кумирлары бар бу авыллардагы малайларның. Аларга охшарга тырышып шөгыльләнәләр, осталыкларын елдан-ел арттыралар. Менә шуңа да һәр ярышта алар җиңә, алар батыр кала.
Традиция буенча бәйгене иң кечкенәләр, 28 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр башлап җибәрделәр. Орчык хәтле генә малайларның бөтерелә-бөтерелә бил алышуы берәүне дә битараф калдырмады инде. Араларында Данияр һәм Данис Гәрәевләр, Рузил Хәбиров, Фәнил Сәйфиев, Илшат һәм Илгиз Галимовлар кебек чын батырларча күтәреп алып сала белә торганнары да шактый. Көрәш алымнарыннан ук кайсы укучының нинди мәктәптән икәнлеген, кем кул астында шөгыльләнгәнлеген шәйләп була. Кул-аяклары авыртудан, җиңелү ачысыннан күз яшьләренә кадәр бәреп чыкса чыга, көрәшүләрен дәвам итә малайлар. Чын батырлар шулай туа, ныгый инде. Хәер сөлге тотып келәм уртасына чыгу үзе зур батырлык бит.
Иркәнәштә үсмер егетләр белән беррәттән Сә рия Гыйльметдинова да көрәште, чирек финалга чыгам дип көрәшкәндә кулын сындырды. Ә менә Урыс авылындагы ярышларда Хуҗәмәттән Данир Талипов белән дә шундый хәл булды.
Иркәнәштә командалар арасында Иркәнәш командасы беренче урынны алды, Хуҗәмәт - икенче, Урыс өченче урын белән канәгатьләнде. Урыста узган бәйгедә Урыс командасы беренче урынга лаек булды. Хуҗәмәтлеләр бу ярышта да икенче урынны яуладылар, ә менә иркәнәшлеләр командасы өченче урынга калды.
Иркәнәштә узган ярышка район Советы депутаты
Равил Миңнехуҗин 30 мең, Равил Шәкүров 2 мең һәм башка эшмәкәрләр Илдар Хамматов, Марат Фазлыев, Мирфаяз Мирзаянов, Разиф Карамов, Рөстәм Шәрәфетдинов, Ягъфәр Хафизов ярдәм күрсәттеләр. Ә менә "Чулман" агрофирмасы призына үткән көрәштә көрәшчеләрне бүләкләү өчен Наил Хәйруллин 10 мең сум акча һәм бер зур сарык, Марат Харисов тузан суырткыч бирделәр. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Урыс мәктәбендә узган көрәш бәйгесендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев