Безнекеләр дә катнашыр
Минзәлә район территориясендә кошчылык фабрикасы төзелер дип район кешеләре бик көткәннәр иде. Районда, шәһәрдә ябылган оешма-предприятиеләр күп, шул сәбәпле эшсез калган кешеләр дә җитәрлек. Фабриканың төзелүе дә кешеләрне эш белән тәэмин итүгә бер өмет иде. Кошчылык фабрикасы төзелеше гөрләп башланып китте, инде фундамент салына. Ләкин кайда дисезме? Актаныш районының Әнәк...
Минзәлә район территориясендә кошчылык фабрикасы төзелер дип район кешеләре бик көткәннәр иде. Районда, шәһәрдә ябылган оешма-предприятиеләр күп, шул сәбәпле эшсез калган кешеләр дә җитәрлек. Фабриканың төзелүе дә кешеләрне эш белән тәэмин итүгә бер өмет иде. Кошчылык фабрикасы төзелеше гөрләп башланып китте, инде фундамент салына. Ләкин кайда дисезме? Актаныш районының Әнәк авылыннан ерак түгел урнашачак ул. Актанышларның куллары тик тормый, эш кайнап бара, ләкин район төзелешне тулаем эшче куллар белән тәэмин итә алмый, шуңа күрә бирегә безнең район халкын да җәлеп итәргә булганнар.
Бу уңайдан мәшгульлек үзәгендә эшсезләр белән әңгәмә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев