Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Бикбау авылы - әфганчыларның очрашу урыны

Бикбау - батырлар төбәге. Батырлар төбәге генә дә димәс идем, бүгенге көндә ул әле Минзәлә районының хәрби хәрәкәт  ветераннарының һәм шулай ук күрше-тирә шәһәр-районнары ветераннарының  да очрашу урыны булып тора.

Авылыбыз әфган сугышына 15, Чечен Республикасына 3 солдат озата. Алар  барысы да исән-имин туган якларына  әйләнеп кайталар. Ветеран укытучыбыз Ринат абый Шәесламов әйткәнчә, 15 әфган солдатын  Минзәлә районының бер генә авылы да бирмәгән.   Билгеле инде, егетләрнең исән-сау йөреп кайтуында Ринат Җәүдәт улының өлеше дә зур. Укучыларга НВП (начальная военная подготовка)  дәресләре бирде ул. Автомат сүтеп җыю, стройда йөрү, противогаз кию... Боларны егетләр генә түгел, без-кызлар да булдыра идек.Ул безне чын патриотлар итеп тәрбияләгән.  Шуңа күрә дә Ринат абыйга хөрмәтебез бик зур. Егетләр дә армиядән кайтуга аның  янына  үзләренең рәхмәтләрен җиткерергә ашыгалар иде.  Очрашу барышында да бу фикерләр күп тапкырлар кабатланды.  Моннан 30 ел элек булган менә шушы хәтирәләрне яңартырга, Әфганстанда үткән  елларны, хезмәттәш дусларны   барларга  , һәлак булганнарны искә алырга дип,  26 нчы гыйнвар көнне  Тукай, Мөслим, Сарман,Актаныш  районнарыннан,  Бөгелмә, Чаллы, Азнакай  шәһәрләреннән       Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән   егетләр,   Бикбауга  җыелды.

Иркәнәш авылыннан Хәмзә Лотфуллин: “ Минзәлә районында боз кузгалды. Без күбрәк аралаша башладык. Бу очрашулар дәвамлы булсын иде,”-  дигән фикер әйтеп үтте. Әйе, кирәк мондый очрашулар. Биргәнне көтеп утыра торган түгел бу егетләр. Үзләре инициатива күрсәтеп, һәлак булганнар истәлегенә   мемориал такталар да куялар, мемориал комплекслар  төзеп, тәртиптә тоталар, каберләрне дә онытмыйлар, исәннәрне дә хөрмәтлиләр. Шундый күңелле, эчкерсез очрашулар үткәреп  яшәргә, исән-сау күрешергә язсын! Ә киләсе очрашуны Бикбаулылар җәй көне табигать кочагында ”Хәрби хәрәкәт ветераннары слеты”  итеп уздырырга сүз куештылар.

Энҗе Усманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев