Реклама
Яңалыклар йомгагы
Боксчылар чемпион
Яр Чаллы шәһәрендә республика күләмендә үткәрелгән бокс турнирыннан безнең район боксчылары 5 алтын һәм 4 көмеш медаль алып кайттылар.
Финал көрәшкә Айрат Хаматов исемендәге мәктәптә шөгыльнүче 9 егет чыкты. Безнең район данын яклаган 16 боксчыдан Наил Кирилов, Эмил Кирилов, Владислав Иванов, Илназ Зәйнетдинов (1нче мәктәп) һәм Илдар Мингалеев (авыл хуҗалыгы техникумы) чемпион исеменә лаек булдылар; Дамир Мингалеев (2нче мәктәп), Артем Лебедев (3нче мәктәп), Булат Кәримов һәм Павел Горячев (авыл хуҗалыгы техникумы) көмеш медальләр алып кайттылар. Тренер Н.Хәмидуллин сүзләре буенча боксчыларны алда тагын җитди ярышлар көтә. Апрель аенда Алабуга шәһәрендә республика күләмендә 1998-1999 елда туган ир балалар арасында үткәреләчәк беренчелектә безнең районнан 4 егет катнашачак. Ә җәй көннәрендә күнектерүче сборлар үткәрелүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев