Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ботагын да кисәргә ярамый

"Минзәлә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә чыршы-нарат агачларын рөхсәтсез кисүчеләргә штраф санкцияләренең үзгәрүе турында кисәтә.

Урманда киселгән 12 сантиметрдан 1 метрга кадәр биеклектәге чыршы өчен 1261 сум штраф каралган. Үсеп утырган агачның ботагын кискән өчен дә штраф салына. Юл полосаларында киселгән чыршыларга штраф күләме икеләтә арта - 2522 сум. Моңа тагын 3500-5000 сум күләмендә административ штраф та өстәлә. Штраф күләме 5000 сумнан артса, гражданнарның җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы да зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев