Реклама
Яңалыклар йомгагы
Өченче буын спартакиадасы
Күптән түгел Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданың иң яхшы спорт объектларының берсендә, "Мирас" универсаль комплексында, Татарстан Республикасының "Өченче буын" II республика пенсионерлар спартакиадасының финалы узды.
Ярышларда барлыгы 600 дән артык кеше 44 командада катнашты. Безнең район данын Ф.Григорьева, Ф.Сит-дыйков, Р.Мөбәрәкшин, Х.Гәрәев, А.Сибгатуллин, Л.Горбунова, Н.Баранова, А.Муфтахова, Р.Нәҗми-евлар яклады.
Авыл районнары арасында Минзәлә командасы II урынны яулады. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Ф.Григорьева - I урынга чыкты, Р.Нәҗмиев ир-егетләр арасында кросс буенча - I, Р.Мөбәрәкшин йөзү буенча II урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев