Реклама
Яңалыклар йомгагы
Экскурсия ошады
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар эше буенча полиция хезмәткәрләре белән берлектә үзенчәлекле экскурсия уздырдылар.
Тирга экскурсия социаль патронажда торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылды. Бүлек хезмәткәре балаларга полиция, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренең һәм оператив хезмәткәрләренең нинди корал йөртүен бәян итте, балаларны Макаров пистолеты (ПМ) һәм Калашников автоматы белән таныштырды. Балалар коралларның авырлыгын үз кулларында тойдылар, Калашников автоматын сүтеп, җыеп карадылар.
Күпләрнең тирда беренче тапкыр булуы ачыкланды. Экскурсияне оештыручылар пневматик винтовка да әзерләгәннәр иде. Кыска инструктаждан соң балалар ату серләренә төшенеп, ярыша башладылар. Катнашучы ун бала арасында иң оста атучы 13 яшьлек Эдгар Зорин булып чыкты.
Соңыннан үсмерләрне полиция кабинетлары буйлап йөрттеләр, дежур часть эшчәнлеге, шәһәрне видеокүзәтү системасы белән таныштырдылар. Балалар экскурсиядән канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев