Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Элеккеге Минзәлә район газетасы редакторы яңа китаплар чыгарган

Шигырь җыентыкларының презентациясе Аксубайның туган як тарихын өйрәнү музеенда узды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) 1986 -87 елларда Минзәлә районының “Коммунизм таңы” газетасы баш редакторы Иллдус Диндаров  “Торна күзе” һәм “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” әдәби-нәфис басмаларын тәкъдир итте, дип хәбәр итә “Аксубаево” интернет басмасы.

Илдус Диндаров 1949 елның 15 мартында Нурлат районының Биккол авылында туа. Ул матбугатта 1967 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Нурлат, Минзәлә газеталары редакциясен җитәкли, “Шәһри Казан” газетасында эшли. Хәзер Нурлат шәһәрендә яши, бу төбәктә “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе вазыйфаларын башкара.

Илдус Диндаров шулай ук Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы да. ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган. Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге иясе – Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины. Аның хикәяләре һәм шигырьләре республика газеталарында һәм журналларында басылып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев