Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Электрон хезмәтләр

Беренче июльдән халыкка хезмәт күрсәткәндә муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен техник революция башла­на. Аеруча төзелеш, җир һәм милек палатасын­да эшләүчеләргә кыенга туры киләчәк. Чөнки төзелеш проблемалары буенча килүчеләр 17 төр буенча, җир участоклары буенча йөрүчеләр 12 төр буенча үзләре белән башка учреждениеләрдән белешмәләр җыеп йөрергә тиеш түгелләр, алар өчен...

Беренче июльдән халыкка хезмәт күрсәткәндә муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен техник революция башла­на. Аеруча төзелеш, җир һәм милек палатасын­да эшләүчеләргә кыенга туры киләчәк. Чөнки төзелеш проблемалары буенча килүчеләр 17 төр буенча, җир участоклары буенча йөрүчеләр 12 төр буенча үзләре белән башка учреждениеләрдән белешмәләр җыеп йөрергә тиеш түгелләр, алар өчен ул белешмәләрне әлеге бүлек хезмәткәрләре эшләячәк һәм тиешле документны биш көндә бирәчәкләр.

Район буенча бу хезмәтләр 40 ка җитә. Моның өчен районда администратор билгеләнгән. Ул белешмәне туплаганда ведомствоара килешүләр өчен җавап бирәчәк. Россия буенча мондый хезмәтләр 500 гә җитәчәк. Татарстан бу хезмәтләр буенча иң әзерлекле дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X