Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар йомгагы

Эшмәкәрләргә ташламалы кредиттан файдаланырга мөмкинлек бар 

Агымдагы елда безнең Минзәлә районында ташламалы микрозаймга 11 эшмәкәр гариза биргән. 

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) 
ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Минзәлә районындагы вәкиле аша һәр эшмәкәр актуаль программаларга гариза бирә ала. Аңа моның өчен Казанга шалтыратырга яки барып торырга кирәк түгел. Чөнки Фонд вәкиле болар буенча консультация бирә һәм кирәкле документларны җибәрә ала. 
Ләйсән Нәбиуллина, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Минзәлә районындагы вәкиле: 
–Эшмәкәрләр өчен хәзерге вакытта ташламалы кредит бирү буенча «Перезагрузка» программасы эшли. Бизнесның теләсә нинди максатларына еллык 6 процент белән 300 мең сумнан 5 млн сумга кадәр ташламалы кредит алырга мөмкин. Гаризаларны кече һәм урта эшкуарлык субъектлары бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгәндә бирә ала: 
  1) «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килгәндә; 
  2) Татарстан Республикасы резиденты булырга (Татарстан Республикасында теркәлгән һәм үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы); 
  Гаризалар электрон рәвештә, Фасттрек.рф. порталы аша кабул ителә. 
  Кызганычка каршы, барлык эшмәкәрләр дә үзләренең контакт мәгълүматларын (телефон номеры, электрон почта адресы) бик теләп тапшырмыйлар, бу аларга актуаль мәгълүмат җиткерү процессын шактый катлауландыра. Алга таба элемтәләр җайга салыныр дип өметләнәм. Шуны аңларга кирәк, күп кенә чараларның гамәлдә булу вакыты һәм билгеле бер лимиты бар, ягъни соңарырга мөмкин, шуңа күрә һәркем белән элемтә булдыру мөһим. Консультация сорап 89673729182 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә яки кабул итүгә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев