Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Герчеләребез уңышы

Күптән түгел Запорожье өлкәсенең Токмак шәһәрендә 1994-1996 елда туган яшүсмерләр арасында гер спорты буенча XIV Дөнья чемпионаты узды.

Анда Украинадан, Рос- сиядән, Татарстаннан, Башкортостаннан, Үзбәк- станнан, Белорусиядән 80 спортчы катнашты. Татарстанның данын безнең район герчеләре, спорт мастерлыгына кандидат Ренас Шәрипов һәм Олег Смирнов яклады (1 нче урта мәктәп). Ярышлар 24 кг лы гер белән аерым күнегүләр рәвешендә узды - ике герне этеп күтәрү һәм герне чөю. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Олег (65 кг га кадәр) герне 100 тапкыр чөеп, бронзага лаек булды. Ренас исә (70 кг га кадәр) шушы ук күнегүне 161 тапкыр башкарып, шулай ук бронза медальгә лаек булды.

Ике герне этүдә Олегның нәтиҗәсе - 90 тапкыр, Ренасныкы - 115. Бу күнегүдә алар икесе дә дүртенче булдылар. Команда беренчелегендә Татарстан җыелма ко- мандасы Украина ко- мандасына юл биреп, II урынны алдылар. Егетләр "Олимп" спорт мәктәбенең "Титан" атлетлар залында югары квалификацияле укытучы, физик культура һәм спорт отличнигы Олег Петров җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Бу җиңүдә "Минзәлә" АТП начальнигы Р.Кәри- мовның, "Салават" сәү- дә йорты директоры Я.Биҗановның, "Квадрат" төзелеш базасы ди- ректоры Ф.Сабиров- ның, "Спорт товарлары" кибете директоры Д.Фат- хуллинның да өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев