Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Әхлак дәресләре

Гимназиядә күптәнге традиция буенча бар гомерен яхшылык, белем, дин өчен көрәшкә багышлаган мәгърифәтче Риза Фәхретдин дәресләре үтте.

Бу дәресләрдә балаларга дуслык, ярдәмчеллек, үз сүзендә тору, укуга мөнәсәбәт, өлкән сыйныфлар өчен гаилә кору кебек темаларга әңгәмәләр корылды. Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт, "Вамин Минзәлә" агрофирмасы генераль директоры Тимерхан Миргаязов, "Минзәлә"ММҮ директоры Илдус Шаһиев, район Мәдәният йорты методистлары Лениза Якиева, Венера Тимергалиеваның чыгышлары балаларга бик ошады.

Бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Яскәр Билаловка, Радик Фәттаховка, Тимерхан Миргаязовка, Айдар Хәбировка гимназия коллективы зур рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев