Иң югары уңыш “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсендә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 17574 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арыш-2480, арпа-4589, көзге бодай-9197, борчак-835, солы 94 гектарда җыеп алынган.
Барлыгы 51008 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсендә - һәр гектардан уртача 42 центнер уңыш . Алардан бераз гына “Заиковский” хуҗалыгы калыша, һәр гектар төшеме 40 центнердан артык. Район буенча игеннәрнең 36 проценты суктырып алынды. 15 август көнне районыбыз кырларында 56 берәмлек комбайн эшләде. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 7500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев