Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Иркәнәштә Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр

Әлеге көн ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Иске Иркәнәш авылында Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр. 

Люция Фәйдрова, Иркәнәш мәдәният йорты директоры:

- Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан, Иркәнәш мәдәният йортында  “Исемең - билгесез, батырлыгың – үлемсез” дигән китап күргәзммәсе һәм Иркәнәш авыл җирлеге исеменнән венок салу оештырылды. Әлеге чараларда шулай ук Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Хәмзә Лотфуллин, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Вәсилә Мөҗипова, Тегермәнче мәдәният йорты директоры Алсу Гыйлфанова, Иркәнәш авылы китапханәчесе Ләйсәния Әхмәтҗанова катнаштылар.

Безнең өстәмә

Россиядә Билгесез солдат көне 2014 елдан бирле билгеләп үтелә.  Әлеге истәлекле датаның 3 декабрьгә билгеләүнең сәбәбе: Мәскәү янында туганнар каберлегендә күмелгән билгесез солдат җәсәдләрен Кремль диварлары янындагы Александровский бакчасында тантаналы рәвештә 1966 елның нәкъ шушы көнендә җирлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев