Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар йомгагы

Иркәнәштә әфганчылар очрашты

Бу очрашуда Тукай, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Бөгелмә районнарыннан һәм Яр Чаллы каласыннан да кунаклар килгән иде.

Җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе, үзе дә әфган сугышы ветераны, Хәмзә Лотфуллин аларны үз өендә чәй табыны белән каршы алды. Аннан сон хәтер мәйданына җыелып әфганчылар чит җирдәге сугыш хатирәләрен, хәрби иптәшләрен искә төшерде, ничек яшәүләре, тормышлары турында сөйләштеләр, һәлак булган сугышчан дусларын, якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.Һәм традиция буенча яу кырында башларын салган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Иркәнәш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйлә Кәбирова, хатын-кызлар советы рәисе Гөлсәрия Миннеханова Әфган сугышы ветераннарына исәнлек-саулык, имин тормыш теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев