Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Кемнең кулы күтәрелде?

Шәһәребезнең халык яратып йөри торган "Лесной"чишмәсе янында быел "Үз агачыңны утырт"акциясе барган көннәрдә ике матур зәңгәр чыршы утыртылган иде.

Ике метр ярымлы әлеге агачларны без Казан шәһәр яны урманчылыгыннан зур чыгымнар түгеп һәм үсеп китсен дип тамырлары белән алып кайткан идек. Ерактан кайткан затлы чыршыларны корымасыннар өчен бик саклык белән генә утыртып, сулар сибеп тордык. Монда чишмә янында ял итүчеләр дә, шушы тирәдәге саф һаваны сулап, матурлыкка хозурланып чаңгыда йөрүчеләр дә күп. Яңа ел алдыннан бәйрәм рухы булсын дип кемдер шушы чыршыларның берсен матур итеп бизәп тә куйган булган. Әмма шушы көннәрдә биредәге вәхшилекне күреп әсәренеп калдык: Минзәлә урманына ямь биреп утыручы шушы зәңгәр чыршыларны кисеп алып киткәннәр. Кайсының кулы күтәрелде икән?
Яңа ел алдыннан тагын бер вәхшилеккә тап булдык: Мәскәү-Уфа автотрассасындагы Маҗын юл чатыннан ерак түгел бераз өстәрәк әкияттәгечә "избушка на куриных ножках" рәвешендә ясалган ял итү урыны булдырылган һәм шушы избушканың түбәсенә агачтан уеп Аҗдаһа сыны ясалган иде. Күптән түгел аны да кисеп алып киткәннәр.
Табигатебезгә, аның матурлыгына кул күтәрүчеләрне мондый вәхшилекләрдән ничек арындырырга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X