Реклама
Яңалыклар йомгагы
Күк йөзе аяз булсын
Аю авыл җирлегендә Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә митинг булды. Сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына ветераннардан тыш җирлектәге алты авыл халкы һәм кунаклар җыелган иде.
Ветераннар хөрмәтенә мәктәп укучылары әдәби- музыкаль композиция әзерләделәр, һәлак булган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аю авыл җирлеге башлыгы Н.Гыйльфанов, район Советы депутаты Шамил Хәкимов, "Якты юл" бүлекчәсе җитәкчесе И.Исхаков һ.б.лар җыйналган халыкны бәйрәм белән котладылар, ветераннарыбызга исәнлек-саулык, аяз күк йөзе теләделәр.
Түбән Кама электр челтәрләре коллективы ветераннарга бәйрәм концерты бүләк итте. Ветераннарны хөрмәтләү бәйрәм табыны артында дәвам итте. "Вамин -Минзәлә" агрофирмасы ветераннарга бәйрәм пакетлары, авыл җирлеге ике сугыш ветеранына истәлекле бүләк әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев