Реклама
Яңалыклар йомгагы
“Коррупциягә – юк!”
Коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында 3 нче урта мәктәптә байтак чаралар узды.
Мәктәбебез укучылары "Коррупциягә - юк! дибез" республика конкурсында катнашты. Анда 7 нче сыйныф укучылары Елизавета Конышева һәм Дарья Панарина 1 нче урын (җитәкчеләре - Ольга Кривенкова), 10 сыйныф укучысы Эвелина Зиазтдинова - 2 нче урын (Нина Жильцова) алдылар. Рәсем укытучысы Н.Шәрхемуллина җитәкчелегендә дә конкурс уздырылды. Мәктәптә "Коррупциягә каршы бергәләп" стенды эшләнде. Сыйныф җитәкчеләре мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып сыйныф сәгатьләре уздырды.
Ноябрь ахырында "Коррупция турында сөйләшәбез" дигән темага ата-аналар җыелышы узды, анда район прокуроры Феликс Хафизов чыгыш ясады.
Коррупциягә каршы көрәшне үзеңнән башларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән дә коррупция күренешләрен булдырмауны таләп итәргә кирәк. Коррупциядән һәркем зыян күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев