Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Көзге яфракларга уралып

Минзәлә медицина училищесында үткәрелгән "Көзге бал" конкурсы бик күңелле булды.

Залда бәйрәм тантана итте: көзге чәчәкләр, яфраклар, рәсемнәр, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән залга балда катнашучы студент кызларның көләч йөзләре ямь өстәсә, аларның искитмәле костюмнары сихрилек өстәде. Талантлы студентлар менә дигән концерт программасы әзерләгәннәр. Романтик вальс белән башланып киткән балда төрле конкурслар оештырылды. Әйтик, көзге мода, көзге бүләк, иң матур биюче парлар кебек конкурслар студентларда иҗади потенциалның бик бай булуын ачык күрсәтте. Конкурслар әдәби номерлар белән аралаштырылды. 103 нче группа студенты Гөлназ Минниханова үзе язган шигырльләрен укыды. Кичә 101 нче группа студентларының дөньядагы төрле халыкларның биюен күрсәтүче флешмоб белән тәмамланды. Күптән түгел "Бердәм Россия" сәяси партиясе ярдәме белән "Веста" күппрофильле яшьләр үзәге "Яшьләр - алга! Артыбызда - Минзәлә!" шигаре астында уздырган яшьләр форумында да безнең медицина училищесы студентлары уңышлы чыгыш ясадылар, иҗади эш, активлык һәм энтузиазм күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев