14 июньгә кадәр Минзәлә урманнарына керү чикләнә
Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, 14 июньгә кадәр гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү кертелә. -Бу чорда Минзәлә урманчылыгында һәм "Мензелялес"та югары әзерлектәге режим кертелде: контораларда тәүлек буена дежур торулар, ял һәм бәйрәм көннәрендә халык күп җыела торган урыннарда вакытлыча постлар оештырылды, өстәмә минеральләштерелгән полосалар ясау, булганнарын яңарту буенча...
Урманнарга янгын куркынычы янау сәбәпле, 14 июньгә кадәр гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләү кертелә.
-Бу чорда Минзәлә урманчылыгында һәм "Мензелялес"та югары әзерлектәге режим кертелде: контораларда тәүлек буена дежур торулар, ял һәм бәйрәм көннәрендә халык күп җыела торган урыннарда вакытлыча постлар оештырылды, өстәмә минеральләштерелгән полосалар ясау, булганнарын яңарту буенча эшләр башкарыла, шулай ук урманнарда янгын булган очракта оператив эш итү өчен янгын сүндерү машиналарының дежур торулары оештырыла, - дип хәбәр итә Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Марсель Ханнанов.
Урманнарда янгын очрагына тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 01 телефонына (кәрәзле телефоннан 010) яки 8-800-100-94-00 телефоны буенча урманны саклау буенча турыдан-туры линиягә шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев